Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гүзәл Сәфәргали: "Иремә лезвие ташладылар һәм штраф изоляторына утырттылар"


Гүзәл һәм Данис Сәфәргалиләр
Гүзәл һәм Данис Сәфәргалиләр

"Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе Данис Сәфәргалине алты көнгә штраф изоляторына утыртканнар. Төрмә идарәсе анда лезвие табылуын белдерә.

Активистның хатыны Гүзәл Сәфаргали "Idel.Реалиига" сөйләвенчә, Данисны штраф изоляторына дәвалау колониясеннән җибәргәннәр. "Аның кесәсенә лезвие ташлаганнар. "Тәҗрибәле караклар кесәләрен тегеп куя" дип ачыктан-ачык әйткәннәр. Аннары алты көнгә штраф изоляторына җибәргәннәр. Лезвиене аңа 19 июньдә ташлаганнар, 20 июньдә минем белән күрешү булды, ә штраф изоляторына мин киткәннән соң гына япканнар. Әгәр шундый тәртип бозу булган икән, нишләп өч көн көткәннәр", ди Гүзәл Сәфәргали.

Моннан соң Данис Сәфаргалине Кировтагы тикшерү изоляторына китергәннәр. Бу атнада аны янә бишенче колониягә җибәрәчәкләр диелә.

Элегрәк Данис Сәфәргали колония хезмәткәрен үзенә кул күтәрүдә гаепләгән иде. Моннан тыш, ул мәхкәмәгә дә мөрәҗәгать итте. Активистны, качарга мөмкин дип, профилактик исәпкә куйганнар. Ә бу вакытыннан алда иреккә чыгу мөмкинлегенә киртә куя. Сәфәргали әлеге карарны кире кагуны сорады.

Былтыр җәй Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесен өч ел колониягә хөкем итте.

Мәхкәмә Сәфәргалине хулиганлыкта (213нче маддә), кеше сәламәтлегенә ният белән җиңелчә зыян китерүдә (115нче маддә), кыйнауда (116нчы маддә), нәфрәт һәм дошманлык уятуда, шулай ук кеше абруен төшерүдә (282нче маддә) гаепле дип тапты.

Сәфәргали 2016 елда булган сугышу вакытында газ сиптерүдә, кешеләрне имгәтүдә гаепләнде. Моннан тыш, ул "Вконтакте" челтәрендәге 15 язма өчен "нәфрәт яки дошманлык уятуда, кешенең абруен төшерүдә" гаепләнде, аның язмалары христианнарны кимсетә дип табылды.

XS
SM
MD
LG