Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция Солсбери янында тагын ике агулану очрагы турында хәбәре итте


Британиянең Солсбери шәһәреннән ерак түгел Эймсбери шәһәрчегендә 30 июньдә бер йортта ир һәм хатын-кыз аңсыз килеш табылган. Полиция алар "билгесез матдә" белән агуланган дип фаразлый. Бу хакта 4 июльдә Уилтшир графлыгы полициясе хәбәр итте.

Агуланучыларны Солсберидәге хастаханәгә китергәннәр. Аларның хәле авыр диелә. Белгечләр агулау матдәсен ачыклар өчен анализ үткәрә. Ир белән хатын даими йөргән урыннар әлегә уратып алынган диелә полиция белдерүендә.

Эймсбери Солсберидан 11 чакрым ераклыкта урнашкан. Солсберида март башында Русия күзләү идарәсенең элекке офицеры Сергей Скрипаль һәм аны кызы Юлия агуланды. Лондон ул һөҗүм артында Кремль тора дип раслый. Скрипальләрне Совет берлегендә уйлап табылган "Новичок" матдәсе белән агулаганнар диделәр. Мәскәү бу гаепләүне кире кага.

3 июльдә The Sun газеты Скотленд-Ярдтагы чыганакларына сылтанып, Скрипальләрне агулауга ике кеше катнашкан дип язды. Алар һөҗүмнән соң Британиядән чыгып киткән диелде. Шикләнелүчеләрнең исемнәре аталмый, әмма алар "Русия белән бәйле" булырга мөмкин диелә.

XS
SM
MD
LG