Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасындагы 15 Татарстан вәкиле өстәмә кыйммәт салымын арттыруны хуплаган


Русия думасы
Русия думасы

Өстәмә кыйммәт салымын 20 процентка кадәр арттыру турындагы канун өлгесен Татарстаннан сайланган 15 депупат хуплап тавыш биргән. Бер генә депутат каршы булган.

Әлеге мәгълүмат Дума сайтында күрсәтелә. Хуплаучыларның барысы да "Бердәм Русия" фиркасе депутатлары. Татарстан һәм Ульян өлкәсеннән сайланган КПРФ фракциясе әгъзасы Юрий Синельщиков кына канун өлгесенә каршы булган.

Русия думасы өстәмә кыйммәт салымын (НДС) 2 процентка арттыру турында канун өлгесен сишәмбе беренче укылышта кабул итте. 2019 елның 1 гыйнварыннан бу салым 18 процент урынына 20 процент булачак.

Думаның Бюджет һәм салымнар комитеты башлыгы Андрей Макаров салымны арттыруны “икътисадны күтәрүнең кеше кесәсенә сукмый торган ысулы” дип атады.

Өстәмә кыйммәт салымын арттыру планы турында Русия премьер-министры Дмитрий Медведев 14 июнь көнне хөкүмәт утырышында әйтте. Ике көннән канун өлгесе буларак ул Русия думасына кертелде.

Финанс министрлыгы исәпләүләренә караганда, НДСның ике процентка артуы дәүләт казнасына өстәмә елына 620 млрд сум китерәчәк.

XS
SM
MD
LG