Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ведомости": Кремль пенсия реформасын уңай яктан күрсәтер өчен PR-штаб ачкан


Пенсия яшен күтәрүгә каршы митинг, Мари Иле.
Пенсия яшен күтәрүгә каршы митинг, Мари Иле.

Русия президенты идарәсе пенсия реформасы белән бәйле кыенлыкларны җиңәр өчен формаль булмаган штаб ачкан. Бу хакта үз чыганакларына сылтап "Ведомости" яза.

Реформа тирәсендәге тискәре мәгълүмати кырга каршы тору өчен түрәләр белгечләр һәм сәясәт технологларын чакырган диелә. Алар белән Сергей Кириенко җитәкчелегендәге Кремльнең эчке идарәсе элемтәдә тора, дип яза басма.

Экспертларның берсе сөйләвенчә, ул реформаны аңлату турындагы үзенең тәкъдимнәрен бер ай элек тапшырган булган, ләкин әлегә төп эш башланмаган. "Барысы да начар, нәрсә дә булса эшләргә кирәк дигән аңлау, ыгы-зыгы, әрле-бирле йөрү бар. Рейтинглары төшү аларны борчый" дигән ул.

Июнь урталарында Русия хөкүмәте пенсиягә чыгу яшен 2019 елда арттыра башлаячагын игълан итте. Күчеш чоры 15 елга сузыла. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак.

Әлеге инициатива җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты. Төрле шәһәрләрдә реформага каршы пикетлар, митинглар уза.

XS
SM
MD
LG