Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондон: Эймсберидагы агулану – һөҗүм түгел


Эймсберида Британиянең ике кешесенең "Новичок" нерв-паралитик матдәсе белән агулануы – оештырылган һөҗүм түгел дип хәбәр итте илнең эчке эшләр министры урынбасары Бен Уоллес.

Чарли Роули һәм Доун Стерджесс Русиянең элекке күзләү офицеры Сергей Скрипаль һәм аның кызы Юлиягә Солсберидагы һөҗүмнән соң калган матдә белән агуланган булырга мөмкин дип фаразлана.

Министр урынбасары Русияне Скрипальләр эшендәге сорауларга җавап бирергә чакыра. Уоллес сүзләренчә, бу Эймсберида булган хәлгә ачыклык кертергә һәм Солсбери тирәләрендә яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Лондон Мәскәүне Сергей һәм Юлия Скрипальләрне агулауда гаепли. Аларны Совет берлегендә уйлап табылган "Новичок" матдәсе белән агулаганнар диелде. Русия моны кире кага. Кремль сүзчесе Дмитрий Песков Мәскәүдә "Новичок" белән бәйле яңа хәл өчен борчылу белдерәләр диде. Әлегә Лондоннан моңа бәйле рәсми мөрәҗәгать булмаган. Песков шулай ук Русиянең Скрипальләрне агулауда катнашы юк дип кабаттан белдерде.

Русия думасы депутаты Сергей Железняк Эймсберидагы хәл Русиядә футбол беренчелегенә зыян салу өчен уйлап табылган провокация дип фаразлады.

Чәршәмбе кич Сконтлад-Ярд вәкиле Марк Роули Солсбери янындагы Эймсбери шәһәрчегендә аңсыз килеш табылган ике британ ватандашы "Новичок" матдәсе белән агуланган дип белдерде.

40 яшьләр тирәсендәге ир белән хатын 30 июньдә Эймсберидагы йортта аңсыз килеш табылды. Алар авыр хәлдә хастаханәдә ята. "Новичокның" бу парга ничек тәэсир итүен полиция әлегә белми. Агуланучыларның биографиясендә нинди дә булса шик тудырырлык мәгълүмат юк диелә.

XS
SM
MD
LG