Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киноханә: июльдә нәрсә карыйбыз?


Футбол беренчелеге аркасында Русия кинотеатрларында рекордлы түбән активлык, күп кеше футбол карый һәм урамнарда чит ил кешеләренә карап йөри. Шулай да, кызыклы фильмнар чыга бара. "Киноханә" июль дәвамында кинотеатрларда карарлык фильмнарны барлый.

Кырмыска-кеше һәм шөпшә (Ant-Man and the Wasp)

Бу фильм исеменнән көлеп тә була, шулай да биредә Marvel-ның үз фильмнарына карата сарказм төсмере дә юк түгел. Шактый төшенке булган, драмматик тәмамланган "Уч алучылар" фильмының өченче өлешеннән соң экраннарга Marvel-ның традицион, якты комедиясе чыга.

Кырмыска-кеше турында фильм сериясенең беренче өлеше 2015 елда дөнья күрде. Скотт Лэнг исемле төп каһарман явызлык белән көрәшүдә Һэнк Пим исемле профессор уйлап тапкан технологияләрне куллана: кырмыска зурлыгына кадәр кечерәергә мөмкинлек, чын кырмыскаларны буйсындыру һ.б. Икенче фильмда да аның маҗаралары дәвам итә, бу юлы аңа яңа "хезмәттәше" – Шөпшә ярдәм итәчәк.

Фильмда төп рольне элеккечә Пол Радд башкара, Шөпшә ролен исә кабатланмас Эванджелин Лилли уйный.

Кемгә карарга: маҗара, каһарманнар турында фильм яратучыларга. Җиңел комедиягә ике сәгать вакыт аерырга әзер булган кешеләргә.

Талли (Tully)

Джейсон Райтманның күпбалалы ана булуның никадәр катлаулы икәне турында драмасы. Төп рольне Шарлиз Терон уйный, һәм кинотәнкыйтьчеләр сүзләренчә, ул моңарчы үзенә хас булган гламурны юкка чыгарып, чыннан да күпбалалы ана ролен башкара.

Күпбалалы анага өченче бала тууына нәрсә бүләк итәргә? Памперслар, колакчын яки релаксант дарулармы? Төп каһарманга бала караучыны бүләк итәләр, ләкин аның үз характеры булуы ачыклана. Әни кеше бала караучының аерым сәерлекләренә түзә алса, үзенә дә, балаларга да никадәр бәхет тулганын аңлар.

Шарлиз Терон Райтманның "Ярлы бай кыз" фильмында инде төшкән иде. Актер белән режиссерның бу хезмәттәшлеге дә уңышлы булып чыкты, Rotten Tomatoes сайтында "яңалык" рейтингы – 87%.

Кемгә карарга: бала тәрбияләүнең никадәр авыр икәнен аңлаучыларга.

Трансильвания кунакханәсе: җәйге ял (Hotel Transylvania 3: Summer Vacation)

Каникул вакытында балалар яратып карарлык мультфильмнарсыз да булмый. Июльдә популярлык казанган Трансильвания кунакханәсе мультфильмының дәвамы чыга (Русиядә ул Монстры на каникулах исеме белән таныш).

Бу юлы баш герой Дракула дуслары белән круиз лайнерында сәфәргә чыга. Монстробаскетбол, экзотик экскурсияләр, ай коенулары - күңел ачу чаралары биредә күп. Тик көтмәгәндә Дракула кораб капитаны булган Эрикага гашыйк була. Аның гаиләсе һәм дуслары моңа саграк карый: Эриканың аларның тормышына янаган зур сере бар.

Кемгә карарга: балаларга һәм үзенчәлекле юмор яраткан олыларга. Мультфильмда әхлакый идеяләр булса да, аны артыгы белән тәрбияви дип атап булмый.

Миллиарделар клубы (Billionaire Boys Club)

Фильм чынбарлык вакыйгаларга нигезләнә. Лос-Анджелес, 1980нче еллар. Джо Һант исемле кеше берничә бай егетне җыеп, аларга тагын да баю мөмкинлеге биргән план кора. Схема бер проблемсыз тормышка ашырга тиеш иде дә, ләкин Һант дусты белән инвесторны үтерә һәм киләчәк билгесез булып китә.

Төп рольләрне соңгы елларда популяр булып киткән яшь актерлар Энсел Элгорт һәм Тэрон Эджертон башкара.

Кемгә карарга: триллерлар яратучыларга. Игътибарлы булыгыз: фильм рейтингы R (18 яшькә кадәр булганнарга олылар белән генә карау рөхсәт ителә).

Үти алмаслык миссия (Mission: Impossible - Fallout​)

Бу фильмда барысы да классик сценарий нигезендә бара: янә төп каһарман Итан Һант, аның ролен янә Том Круз башкара, янә аның такымы бар һәм янә анда ышануга лаек булган кеше, һәм янә Һантка кушылган бирем план буенча бармый. Кыскасы, Үти алмаслык миссия сериясенең чираттагы киносы.

"Үти алмаслык миссия"не җәйнең төп релизларның берсе дип атап була. Франшиза 1990 елларда башлана, беренче фильм 1996 елда чыга. Аның максаты булып Джеймс Бонд турында фильмнарга американ җавабын бирү торды. Һәм фильмнар сериясе бу максатны уңышлы гына тормышка ашырды да.

Бер кызыклы факт: әлеге фильмда төшү сәбәпле актер Һенри Кавилл мыекларын кыра алмаган. "Гаделлек лигасы" фильмында Супермен ролен уйнап, мыекларны компьютер графикасы ярдәмендә алып атканнар.

Кемгә карарга: франшиза җанатарларына.

XS
SM
MD
LG