Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азат Европа/Азатлык Радиосына "ят агент" буларак мәгълүмат тапшырмаган өчен штраф салынды


Мәскәүнең Тверской районы мәхкәмәсе Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) медиаширкәтенә 100 мең сум күләмендә штраф салды. Әлеге карар "дәүләт оешмаларына "ят агент" функцияләрен үтәүче оешма буларак финанс мәгълүматын тапшырмаган өчен" чыкты.

Шикаять белән мәхкәмәгә Русия юстиция министрлыгы мөрәҗәгать иткән иде.

Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) юристы утырышта аңлатуынча, юстиция министрлыгы документларны тутыру тәртибен аңлатмаганлыктан, ширкәт документларны вакытында тапшыра алмаган.

Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) президенты Томас Кент "ят агент матбугат чаралары турындагы" канунны медиаширкәткә каршы куллану аның Мәскәүдәге вәкиллеген һәм Русиядәге хезмәткәрләрен җинаять эзәрлекләвенә китерергә, аларның эшчәнлегенә куркыныч тудырырга мөмкин дип белдерде.

RFE/RL-га каршы мәхкәмә эше Русия җитәкчелегенең медиаширкәт эшчәнлегенә комачауларга тырышуының һәм аның хезмәткәрләренә карата шикләнү кампаниясен башлауның тагын бер чылбыры дип саный Кент.

RFE/RL президенты фикеренчә, былтыр кабул ителгән "ят агент" медиалары турындагы канун баштан ук үз алдына сәяси максатлар куя. "Русиядә эшләүче чит ил матбугат чараларыннан бары тик АКШ Конгрессы грантларына эшләүче медиа гына "ят агент" статусы алды. Аларга гына Русия канунының буталчык һәм аңлашылмый торган таләпләре куелды. Бу канунны бары тик безгә генә юнәлтелгән дип саныйбыз. АКШ кануннары безнең корпорациянең бәйсезлеген гарантияли. Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) кайсы да булса хөкүмәтнең агенты дигән сүзләр ялган. Мондый фаразлар безнең Русиядә эшләү мөмкинлегенә йогынты ясады инде, алар Русиядәге хезмәткәрләргә куркыныч тудыра", диде Томас Кент.

Былтыр 5 декабрь Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын “ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары” исемлегенә кертте.

Чит ил матбугат чараларын "ят агент" дип атау мөмкинлеге биргән Русия кануны тиз арада парламент аша узып, Русия президенты Владимир Путин тарафыннан 25 ноябрьдә имзаланган иде.

Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.

АКШ рәсмиләре Мәскәү гамәлләре тәңгәл түгел, АКШ һәм Русия кануннары аерыла һәм Русия "ят агент" канунын башкача фикер йөртүчеләрне дәшмәскә мәҗбүр итү һәм идеяләрне ирекле алышуга киртә кую өчен куллана дип белдерә.

XS
SM
MD
LG