Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Дәүләт шурасында пенсия яшен арттыру реформасын хупладылар


Татарстан Дәүләт шурасының Cоциаль сәясәт комитеты утырышында Русиядә пенсия яшен арттыру кануны өлгесе хупланды.

Пенсиягә чыгу яшен арттыруны хуплап Пенсия фондының Татарстан идарәсе башлыгы Эудард Вафин, "Бердәм Русиянең" кайбер депутатлары һәм Татарстаннан сайланган Дума депутатлары Ольга Павлова белән Айрат Фәррахов чыгыш ясады. ЛДПР вәкиле Руслан Йосыпов, КПРФтан Хафиз Миргалимов һәм Артем Прокофьев каршы булды.

"Без бик мөһим мәсьәләне ашыгып карыйбыз. Моның өчен референдум уздырырга кирәк", диде Прокофьев.

Павлова исә реформаның максаты - пенсиягә чыгучыларның тормышын "лаеклы, бай һәм уңайлы" итү диде.

Комитет карары Русия думасына җибәреләчәк.

Июнь урталарында Русия хөкүмәте пенсиягә чыгу яшен 2019 елда арттыра башлаячагын игълан итте. Күчеш чоры 15 елга сузыла. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак.

Әлеге инициатива җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты. Төрле шәһәрләрдә реформага каршы пикетлар, митинглар уза.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG