Accessibility links

Татар теле укытучыларын ябык очрашуга җыйдылар


Русия төбәкләреннән Казанга килгән укытучылар татар теле кысылуга зарлана
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:23 0:00

Казанга Русия төбәкләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыелды. Алар дәресләр саны кимүгә, урыслаштыру сәясәтенә зарланды. Татарстан проблемнарны хакимият дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш ди укытучылар.

8-10 июль көннәрендә Татарстанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының русиякүләм корылтае уза. Бу чара җиденче тапкыр оештырыла. Аңа Русиянең 30 төбәгеннән, шулай ук Казакъстаннан методистлар, татар теле укытучылары, милли оешмалар җитәкчеләре катнаша.

Укытучыларны иң элек Кукмарага утырышка җыйдылар. Монда делегатларны җыр-бию белән каршы алдылар, күргәзмә оештырылган иде. Аннан мәктәп, балалар бакчасы эше белән таныштырдылар.

Башка еллар белән чагыштырганда, быелгы җыен яңа шартларда уза. Узган ел Русиядә татар теленә һәм башка милли телләргә каршы чаралар көчәйгәч күп кенә төбәкләрдә татар теле дәресләре кимегән. Азатлык чарада катнашучы укытучылар белән сөйләште.

"Хәзер бик авыр. Урыслаштыру бара"

Мордовиянең данлыклы Татар Пешләсе авылы мәктәбендә татар телен укытучы Сания Сәләева Азатлыкка урыслаштыру көчәя бара дип зарланды. Ул күренекле язучы Шәриф Камал туган авылдан.

Сания Сәләева
Сания Сәләева

"Бездә татар теле дәресләре быелдан киметелде. Элек атнага 4 сәгать иде, хәзер 3 кенә калды. Өстән, югарыдан кушып, киметелде. Балалар телне үзләштерер өчен сәгатьләр саны җитми. Хәзер бик авыр. Урыслаштыру бара. Балалар бакчаларыннан ук урысча сөйләшәләр. Шуңа укучылар белән эшләү бик авыр. Элек болай түгел иде”, диде Сания Сәләева Азатлык хәбәрчесенә.

Якуп Вахитов
Якуп Вахитов

"Элек татар телен атнасына 5-6 сәгать укытсак, хәзер 1-2 дәрес калды, ә кайбер сыйныфларда бөтенләй юк. Ә ничек көрәшергә? БДИ, Русия мәгариф системы белән көрәшүнең бер мәгънәсе дә юк," дип сөйләде Азатлыкка Якуп Вахитов. Ул Новосибирски өлкәсенең Усман авылыннан. Авыл зур түгел. 100 хуҗалык, 9 сыйныфлы мәктәп бар.

Татар мәктәпләре ябыла

Русия төбәкләрендә бер-бер артлы татар мәктәпләре ябыла. Татарстан мәгариф министрлыгы бу хактагы белешмәләрне яшереп килә. Тел укыту проблемнарын күрсәтмәскә тырыша. Шуңа да журналистларга бернинди аналитик белешмә бирелмәде.

Оренбур өлкәсенең Абдрахман авылыннан килгән укытучы Ләйлә Кәримова татар мәктәбе ябылу турында сөйләде. Аларны чуаш мәктәбенә кушып куйганнар, татар теле дәресләрен бөтенләй бетергәннәр.

Ләйлә Кәримова
Ләйлә Кәримова

"Безнең балалар аз булу сәбәпле мәктәпне яптылар. Аннан чуаш мәктәбенә кушылдык. Татар теле дәресләре бетте. Түгәрәкләргә 3 сәгать вакыт бирделәр. 24 бала йөри. Татар мәктәбен саклауда нык көрәшеп карадык. Ата-аналар да бик тырышты. Безнең хуҗалар ничек теләделәр, шулай эшләделәр. Үз планын үтәделәр" диде Ләйлә Кәримова Азатлыкка.

Ләйлә Кәримова татар балаларына уку елдан-ел кыенлашуын, урыслашуның көчәюен әйтте ул.

"Укыту көннән-көн кыенлашыр инде. Чуаш балалары үз телләреннән гарьләнәләр. Тора-бара безнең балалар да туган телләреннән гарьләнә башламаса ярар иде дип куркып торабыз" диде Кәримова.

"Татарстан үз сүзен әйтергә тиеш"

"Татарстан хөкүмәт дәрәҗәсендә татар теле мәсьәләсен күтәрергә тиеш. Хакимият ерактагы төбәкләрне онытмасын иде. Алар безнең мәктәпләрне күреп, укучылар белән аралашып китсеннәр иде. Татарстан үз өстенә алса, бик яхшы булыр иде", диде Якуп Вахитов Азатлыкка. Ул нәкъ шушы мәсьәләнең очрашуда күтәрелүен тели.

Ике көн узучы корылтай нинди нәтиҗә бирәсен, резолюциядә нәрсә язылачагын мәгариф министрлыгы җиде кат йозакта тота. Кукмарада соңыннан ябык ишекләр артында узучы пленар утырыш булды. Залга бары делегатларны гына тикшереп керттеләр. Журналистларны кире бордылар.

Ул очрашуны Татарстан мәгариф министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин алып барган. "Журналистлардан чыккан һәрбер сүз шунда ук Мәскәүгә барып җитә. Хәзер тел проблемнарын күрсәтергә ярамый. Мәскәүнең ачуын чыгармавың хәерле", диде мәгариф министрлыгының бер вәкиле.

10 июль Казанда корылтайның пленар утырышы узачак. Анда Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашыр, дип көтелә.

XS
SM
MD
LG