Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә ана телен укыту концепциясе эшләнәчәк


Пленар утырыш
Пленар утырыш

Әле узган елны гына Татарстанда "Татар телен һәм әдәбиятын укыту концепциясе" тәкъдим ителгән иде.

Русиядә урта мәктәптә ана телләрен укыту концепциясе эшләнәчәк. Бу хакта бүген Казанда "Корстон" үзәгендә узган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының русиякүләм корылтаеның пленар утырышында Русия мәгариф һәм фән министрлыгының гомум белем бирү өлкәсендәге дәүләт сәясәте департаменты мөдире Андрей Петров әйтте. Шулай ук ул башка фәннәрдән булдырылган кебек, ана теле фәне ассоциациясен дә оештыру кирәклеген әйтте.

Әле узган елны гына Татарстанда "Татар телен һәм әдәбиятын укыту концепциясе" тәкъдим ителгән иде. Концепция өлгесендә татар телен заманча укытуга күчү, заманча дәреслекләр чыгару, балаларны грамматик, филологик белемнәрдән азат итеп, татар телендә сөйләшергә өйрәтү һәм башка шундый яңалыклар каралган иде. Шулай ук Русиянең башка төбәкләрендә дә татар мәктәпләренә методик ярдәм күрсәтү, укытучылар мәсьәләсен хәл итүдә катнашу да күз уңында тотылды.

Әлеге концепция моңа кадәр кабул ителгән Милли мәгариф концепциясенең бер өлеше булып тора.

XS
SM
MD
LG