Беренче тапкыр "Астана аркау" фестивале 2007 елда Куанышбаев исемендәге Казакъ драма театрында үткәрелде. Шуннан бирле ул ел саен Астанада үткәрелә.
"Астана аркау" фестивале максаты – төрки дөнья һәм үз заманында Кытай, Һиндстан, Көнбатыш Европа, Русия музыка сәнгатенә тәэсир иткән төрки музыка цивилизациясенең бердәмлеген күрсәтү. Традицион профессиональ музыканың үсеше үзара мәдәни багланыштан тыш мөмкин түгел ди оештыручылар. Нәкъ әлеге фестиваль белән алар әлеге мәдәни багланышларны ныгытырга тели.
Быел "Астана аркау" фестивалендә Үзбәкстан, Кыргызстан, Төркия, Украина, Иран, Азәрбайҗан, Казакъстан һәм Татарстаннан 30га якын сәнгатькәр катнашты. Татар музыкасын җырчы Сиринә Зәйнетдинова һәм баянчы Ринат Вәлиев тәкъдим итте.
Фестивальдә татар, караим, каракалпак, үзбәк телләрендә яңгыраган җыр:
Фестиваль оештыручыларның берсе, Әскәр Кумыран сүзләренчә, фестивальдә барлык диярлек төрки халыклар көйләре яңгырый. Азсанлы төрки халыкларга аерым игътибар ясала.