Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ Татарстан депутатларыннан пенсия реформасына каршы тавыш бирүне таләп итә


Татарстан Дәүләт шурасы утырышы
Татарстан Дәүләт шурасы утырышы

Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге президиумы Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга һәм депутатларга ачык хат белән мөрәҗәгать итте. Татар активистлары пенсия реформасына каршы тавыш бирүне таләп итә. Югыйсә, парламент үз-үзен таркатырга тиеш диелә хатта.

"Бу халык мәнфәгатьләренә каршы юнәлтелгән канун өлгесен шулай ашыгыч хуплау кирәк идеме соң? Кайбер депутатлар бу канунны кабул итмичә булмый диделәр. Әмма Пенсия фондына акча табу мәсьәләсен бүтән юллар белән дә чишеп була", дип яза ТИҮ әгъзалары.

Алар казнага акча җыюның башка юллары да бар дип саный.

"Шул юлларның берсе – физик затлардан салымны прогрессив шкала нигезендә җыя башлау. Бүгенге көндә 10 мең хезмәт хакыннан да, 10 миллион табыштан да 13 процент салым җыела. Әмма алдынгы Европа илләрендә салым табышка карап алына. Мәсәлән, Швециядә керем салымы 20 проценттан башлап 57 процентка кадәр. Еллык кереме 45 мең евродан ким булган кешеләрдән керем салымы алынмый", ди активистлар.

Икенче юл буларак алар Русиядән акчаны бүтән илләргә чыгаруны туктатуны, бу акчаларны Русия икътисадына кертүне атый.

"Русиядә уртача пенсия 150 доллар, ә Швециядә – 1500 доллар. Швециядә нефть, газ юк, әмма хакимият халыкны лаеклы тормыш белән тәэмин итә. Дәүләт думасы һәм Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары булдыксыз Русия хакимиятен алыштыру турында уйларга тиешләр, ә алар хәерче халык исәбенә дәүләткә акча кертү турында кануннарны хуплыйлар!", дип белдерә ТИҮ әгъзалары.

Хат авторлары Татарстан Дәүләт шурасының чираттан тыш утырышын үткәрүне һәм пенсиягә чыгу яшен күтәрү турындагы федераль канун өлгесенә каршылык белдерүне таләп итә.

"Дәүләт шурасы Татарстан Конституциясен яклаучы, республика халкын яклаучы мөстакыйль сәяси оешма буларак эшләми, үзенең бурычын үтәми. Шуңа күрә депутатларга Татарстан Конституциясенең 88 маддәсенә таянып, Дәүләт шурасын таркату турында карар итәргә һәм чираттан тыш сайлау билгеләргә тәкъдим итәбез. Татарстан халкы ирекле сайлауда үзенең чын вәкилләрен, Татарстан Конституциясен яклаучыларны, дәүләтчелек өчен, Татарстан халкы өчен көрәшчеләрне сайласын", дип тәмамлана хат.

6 июльдә Татарстан Дәүләт шурасының Cоциаль сәясәт комитеты утырышында Русиядә пенсия яшен арттыру кануны өлгесе хупланды.

Пенсиягә чыгу яшен арттыруны хуплап Пенсия фондының Татарстан идарәсе башлыгы Эудард Вафин, "Бердәм Русиянең" кайбер депутатлары һәм Татарстаннан сайланган Дума депутатлары Ольга Павлова белән Айрат Фәррахов чыгыш ясады. ЛДПР вәкиле Руслан Йосыпов, КПРФтан Хафиз Миргалимов һәм Артем Прокофьев каршы булды.

XS
SM
MD
LG