Accessibility links

Британиядә "Новичоктан" агуланган Чарли Роули аңына килгән


Дон Стёрджес һәм Чарли Роули йортын белгечләр тикшерә
Дон Стёрджес һәм Чарли Роули йортын белгечләр тикшерә

Британиянең Эймсбери шәһәрсендә "Новичок" нерв-паралитик матдәсе белән агуланган Чарли Роули аңына килгән. Ләкин аның хәле әлегә авыр диелә.

Бу хакта ВВС хәбәр итә. Табиплар мәгълүматынча, 45 яшьлек Роулиның хәле әлегә авыр. Ул тәүлек буе табиплар күзәтүе астында диелә.

9 июльдә Солсбери шәһәрендә Роули белән бергә агуланган хатын-кыз, 44 яшьлек Дон Стёрджесның үлүе билгеле булды. Аның өч баласы калды.

Стёрджесның үлеменнән соң полиция үтерү турында җинаять эше ачты. Чарли Роули һәм Дон Стёрджес хастаханәгә 30 июньдә аңсыз хәлдә китерелгән иде. Соңрак Британиянең Porton Down химия лабораториясе белгечләре аларның икесенең дә “Новичок" матдәсеннән агуланганлыгын раслады.

Русия күзләү хезмәтенең элекке хезмәткәре Сергей Скрипаль һәм аның кызы Юлия Солсберида март аенда шул ук матдәдән агуланган иде. Алар инде сәламәтләнеп хастаханәдән чыкты.

XS
SM
MD
LG