Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция дөнья беренчелеге финалына узды


Ярымфинал уенында Франция җыелмасы Бельгия такымын 1:0 исәбенә җиңде.

Санкт-Петербургта узган уенда бердәнбер голны француз такымы уенчысы Самюэль Умтити кертте (51 минутта).

Җиңү Франциягә финал уенына юл ачты. Финал 15 июль көнне Мәскәүнең "Лужники" стадионында узачак. Франциянең көндәше 11 июль узачак Хорватия-Англия уенында билгеле булачак.

Бельгия Хорватия-Англия уены җиңелүчесе белән өченче урын өчен көч сынашачак.

Дөнья беренчелегенең иң кызыклы хәбәрләрен Азатлыкның Җанлы блогында укып барыгыз.

XS
SM
MD
LG