Русия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәте хәбәренә караганда, агымдагы елның 9 июленә чикләүләргә дучар булган 25 мең 377 тонна азык тоткарланган, аларның 25 мең 89 тоннасы юк ителгән.
2014 елның 6 августында Русия премьер-министры Дмитрий Медведев АКШ, Европа берлеге илләреннән, Канада, Австралия һәм Норвегиядән азык-төлек кертүне тыю турында фәрман имзалады. Соңрак исемлеккә тагын берничә ил кертелде. 2015 елның июленнән чикләүгә эләккән азык-төлек юк ителә башлады. Бу эштә Татарстан белән Башкортстан да читтә калмады.
Рәсми мәгълүматларга караганда, 22 миллион тирәсе русияле фәкыйрьлек чигендә яши, тагын биш миллион тирәсе аена җиде мең ярым сумнан күбрәк акча алмый.