Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья беренчелеге финалында Франция Хорватия белән уйнаячак


Хорватия җанатарлары
Хорватия җанатарлары

Хорватия җыелма такымы ярымфинал уенында Англияне 2:1 исәбенә җиңде. 15 июль көнне такым Франция белән финалда очрашачак.

11 июль кичендә Мәскәүнең "Лужники" стадионында дөнья беренчелегенең икенче ярымфиналы узды. Уенда Хорватия такымы 2:1 исәбенә җиңү яулады.

Уенның бишенче минутында исәпне инглиз уенчысы Киран Триппьер ачып җибәрде. Икенче таймда, 69нчы минутта хорватлар җавап гол кертте (Иван Перишич).

Төп вакыт 1:1 исәбенә тәмамлануга, уен өстәмә таймнар белән дәвам итте. Ховатлар икенче голны 109нчы минутта кертүгә иреште (Марио Манджукич). Уенның соңгы минутларында инглизләр гол кертүгә күп тырышлык куйсалар да, җиңеп чыга алмадылар.

10 июль көнне ярымфинал уенында Франция җыелмасы Бельгия такымын 1:0 исәбенә җиңде. Шулай итеп финалда Хорватия белән Франция җыелма такымнары уйнаячак. Финал 15 июль кичендә Мәскәүдә узачак.

XS
SM
MD
LG