Accessibility links

Кайнар хәбәр

Назарбаев гомерлеккә Казакъстан Иминлек шурасы җитәкчесе булачак


Нурсолтан Назарбаев
Нурсолтан Назарбаев

30 елга якын Казакъстан президенты булган Нурсолтан Назарбаев Иминлек шурасын гомере буе җитәкләү мөмкинлеге алды. Әлеге хокукны аңа Иминек шурасы вәкаләтләрен киңәйтүче яңа канун бирә.

Канун узган айда парламент тарафыннан кабул ителде һәм конституция мәхкәмәсе аны хуплады. Документны Назарбаев 5 июльдә имзалады. Бу - аның 78 яшьлек туган көне һәм Астана көне иде. Канун үз көченә 12 июльдә, дәүләт матбугатында басылып чыккач керде. Документка күрә, Назарбаев әлеге дәрәҗәгә үзенең "тарихи миссиясе" өчен лаек булган.

Күзәтүчеләр бу алым белән Казакъстан лидеры президент вазифасыннан киткәч тә хакимлекне саклап калырга омтыла дип саный. Узган ел ул кайбер вәкаләтләрне парламент һәм хөкүмәткә тапшырып, үзен "баш арбитр" булып калу планнары турында белдергән иде.

Нурсолтан Назарбаев Казакъстанны 1989 елдан бирле идарә итә. 2015 елның апрелендә ул, 97,75 процент тавыш җыеп, бишенче тапкыр президент булып сайланды.

Хокук яклаучылар Казкъстан президентын оппозицияне, бәйсез журналистларны эзәрлекләүдә гаепли.

Freedom House хокук яклау оешмасының матбугат иреге рейтингында Казакъстан 197 ил арасында 175нче урында тора. "Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр" халыкара оешмасы Назарбаевны мәгълүмат иреген кысучылар исемлегенә кертте.

XS
SM
MD
LG