12 июльдә хокукый мәгълүмат порталында чыккан документка караганда, эмбарго "ил иминлеге мәнфәгатьләрендә кертелә".
Күптән түгел билгеле булганча, агымдагы елның 9 июленә чикләүләргә дучар булган 25 мең 377 тонна азык тоткарланган, аларның 25 мең 89 тоннасы юк ителгән.
Чит илдән канунсыз кетелгән азык-төлек зурлап юк ителә. Бу эштә Татарстан белән Башкортстан да читтә калмады.
2014 елның август аенда Украинадагы низаг өчен көнбатыш Русиядәге ширкәтләргә һәм физик затларга чикләүләр кертте. Мәскәү моңа каршы азык-төлек кертүне тыйды. АКШ, Европа берлеге илләре, Канада, Австралия, Норвегиядән ит, сөт һәм башка кайбер азык-төлекне 2014 елның августыннан Русиягә кертү тыелган иде. Аннары ул 2016 елның 6 августына кадәр озайтылды.