Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финляндия Шенген илләре белән паспорт чиген вакытлыча торгыза


16 июль көнне Һелсинкида Русия президенты Владимир Путин һәм АКШ президенты Дональд Трамп очрашачак
16 июль көнне Һелсинкида Русия президенты Владимир Путин һәм АКШ президенты Дональд Трамп очрашачак

Финляндия хөкүмәте Шенген илләре белән чик буе паспорт контролен вакытлыча торгызырга карар кылды. Ул дүрт көн эшләячәк.

Әлеге карар илдә Русия президенты Владимир Путин һәм АКШ президенты Дональд Трамп очрашуына бәйле. Ике ил җитәкчесе башкала Һелсинкида 16 июль көнне очрашачак.

Шенген илләре белән чик буе паспорт контроле 13 июль көндезге сәгать 12дән 17 июль көндезге сәгать 12гә кадәр дүрт көн гамәлдә булачак. Контроль илгә керүчеләр өчен дә, илдән чыгучылар өчен дә булачак, тик кешеләрне сайлап кына тикшерәчәкләр.

Әлеге контроль иминлеккә янаган чит ил кешеләрен алдан белү мөмкинлеге бирәчәк диелә.

Финляндия Шенген илләре белән чик буенда паспорт контролен 2001 елда бетерде. Шенген килешүе нигезендә Европаның 26 иле арасында чик буенда паспорт тикшерелми.

XS
SM
MD
LG