Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Олег Сенцовны яклап чыгыш ясадылар


Шагыйрә Лилия Газизова
Шагыйрә Лилия Газизова

Казанда узган Гавриил Державинның 275 еллыгын билгеләү вакытында шагыйрә Лилия Газизова украин режиссеры Олег Сенцовны яклап чыгыш ясады.

14 июль көнне Казанда урыс шагыйре Гавриил Державинның 275 еллыгын билгеләү тантанасы узды. Анда чыгыш ясаучылар арасында шагыйрә Лилия Газизова да булды. Шигырь укыр алдыннан ул Русиядә сәяси тоткыннар мәсьәләсенә кыска нотык сөйләде.

"Безнең бөек якташыбызга һәйкәл янында мин сезгә мөрәҗәгать итәм, иң гади һәм кирәк булганы - азатлык булмаучыларны онытмагыз. Русиядә һаман сәяси тоткыннар булуын онытмавыгызны сорыйм. Аларның берсе, Олег Сенцов инде 2 ел уйлап чыгарылган эш буенча сак астында утыра. Эшләмәгән эш өчен аны 20 елга хөкем иттеләр", дип сөйләде Лилия Газизова.

Чыгышы азагында шагыйрә беркем дә битараф булмаска тиеш, дип белдерде. Шуннан соң ул Державинның "Азатлык" ("Свобода") шигырен укыды.

2015 елның августында, терроризмда гаепләнеп, украин режиссеры Олег Сенцов 20 елга ирегеннән мәхрүм ителде. ФСБ фаразларына күрә, 2014 елның язында ул Акмәчеттә Ленин һәйкәле янында шартлау оештырган һәм шулай ук "Бердәм Русия" фиркасе бүлеге ишегенә ут төрткән.

Amnesty International һәм хокук яклау үзәге "Мемориал" Сенцовны сәяси тоткын дип таныды.

Сенцов инде ике ай чамасы ачлык тота. Ул Русия төрмәләреннән барлык украин сәяси тоткыннарын азат итүне таләп итә.

XS
SM
MD
LG