Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "футбол уйнаучы балалар" һәйкәле урнаштырылды


Футбол уйнаучы балалар һәйкәле

Казанның Декабристлар урамында футбол уйнаучы ике совет мәктәп укучысы һәйкәле куелган. Аның авторы - сынчы Асия Миңнуллина.

14 июль көнне Казанның Декабристлар урамында, Татмедиа бинасы янында футболга багышланган һәйкәл урнаштырылган. Моның хакта Казан мэриясе сайты хәбәр итә (мэрия сайтының татар бүлегендә әлеге хәбәр юк).

"Һәйкәл бронзадан ясалган ике совет мәктәп укучысын күрсәтә. Дәресләрдән кайтканда алар футбол уйнарга булган. Бер егет капкачы булып каткан, ул туп тотарга әзер. Аңа таба туп белән икенче егет якынлаша", дип тасвирлый һәйкәлне мэрия.

Һәйкәлнең авторы - сынчы Асия Миңнуллина, дип хәбәр ителә. Һәйкәл бәясе һәм аны финанслау чыганагы мэрия сайтында китерелми.

Һәйкәл дөнья беренчелегенң тәмамлануга багышлана. 14 июль Англия белән Бельгия өченче урын өчен уйнаячак, 15 июль көнне исә Франция һәм Хорватия такымнары финалда ярышачак.

Финалга бәйләп, Казанда Франция уенчыларының граффити сурәте әзерләнә. Моңарчы Казанда Хорватия капитаны Лука Модричның сурәте ясалган иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG