Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русиядә сукыр җырчыларны сәхнәгә өйрәтүче остазлар юк"


"Күңелемә күбрәк озын көйле татар җырлары хуш килә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:43 0:00

Тамашачыны җыры белән таң калдыручы, музыка уен коралларында да уйнарга өйрәнүче Чаллы кызы Лилия Хәнипова сукыр җырчыларның сәхнә юлындагы кыенлыклары турында Азатлыкка сөйләде.

Күптән түгел Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестиваленең төбәкара бәйгесендә җыр юнәлешендә беренче урынга лаек булганнарның берсе, тумыштан сукыр 20 яшьлек Лилия Хәнипова "Гөлҗамал" җырын башкарып тамашачыны таң калдырды. Азатлык Чаллы кызы Лилия белән әңгәмә корып, бүгенге көндә мөмкинлекләре чикле булган сәләтле кешеләргә музыка өлкәсендә үз-үзләрен табу кыенлыклары турында сөйләште.

Бер яшь тә тулмаган булган, мин көйләр көйли башлаганда

“Әни сүзләренчә, бер яшь тә тулмаган булган, мин көйләр көйли башлаганда”, дип башлый сүзен Лилия Хәнипова үзенең иҗади юлын сөйләгәндә. Хатын-кызларның югары вокал тавыш - сопранога ия булган, төрле җыр бәйгеләрендә үз чыгышлары белән тамашачы күңелен яулаган 20 яшьлек Лилия тумыштан күрмәсә дә, тырышып-тырышып җыр-моң дәрьясына атлый.

Балачактан ук бабасының татар җырларын көйләгәнен ишетеп үскән Лилия хәзер дә милли моңнарга өстенлек бирә: “Шатлансам да, күңелем төшсә дә, озын көйле татар җырларына, классик әсәрләргә мөрәҗәгать итәм, шулай күңелемә тынычлык табам. Милли җырларны башкарганда күңелем белән җыр язылган вакытны күз алдыма китереп шул чорга кайтырга тырышам”, ди ул.

Лилиядә ихтыяр көче бик зур дип әйтергә кирәк, Чаллыда музыка мәктәбен тәмамлап ул Курски шәһәрендә сукырлар өчен эшләүче махсус музыка көллиятенә укырга китә: “Махсус сукырлар өчен булса да, сукыр җырчыны тиешле әйберләргә өйрәтә алмыйлар минемчә һәм, миңа калса, Русиядә сукырларны тиешле дәрәҗәдә артист булырга өйрәтә алган укытучылар юк, шәхсән үзем андыйлар турында ишеткәнем булмады”.

Шулай итеп Лилия Курски музыка көллиятендә ике ел укып кире Чаллыга кайтып, хәзер шәһәрнең Мәдәният көллиятендә теория бүлегендә укый.

Сукырларга зур сәхнәгә кереп китәр өчен күп кыенлыклар аша үтәргә кирәк

Сукырларга, төрле кыенлыклар аркасында, иң беренчесе чиратта әлбәттә күзләре күрмәү сәбәпле, алга таба җырчы буларак зур сәхнәләргә менү авыр булуын әйтә Лилия, шуңа күрә өстәмә буларак музыка уен-коралларында уйнарга өйрәнүне дә отышлы күрә ул: “Сукырларга зур сәхнәгә кереп китәр өчен күп кыенлыклар аша үтәргә кирәк. Чыгып бер урында басып торып кына тамашачыны кызыксындыру авыр. Тамашачы да артистның сәхнәдә үзен ничек тотканын, хәрәкәтләнгәнен, хис-кичерешләрен күрергә тели, ә мөмкинлекләре чикле булган җырчыларны сәхнәдә үзләрен тотарга махсус шөгыльләнеп өйрәтүче остазлар юк. Музыка уку йортларын тәмамлап та алга таба бу өлкәдә эш табылырмы - ансы да билгесез. Әлбәттә, музыкаль белемең юнәлешендә эш таба алу мәсьәләсе гади студентларны да куркыта, ләкин сукырларга бу икеләтә авыр. Шуңа күрә андыйларга өстәмә музыка уен коралларында уйнарга өйрәнү отышлы, минемчә. Теләсә кайсында да түгел әле, кушылып уйнауга ярый торганнарында: баян, аккордеон, фортепьянода. Бу иҗади төркемдә эшләргә дә мөмкинлек бирә һәм эш табу мөмкинлеген дә арттыра”.

“Курски музыка көллиятендә вокал бүлегендә укыдым, ләкин минем җырлау мөмкинлегем белән аларда булган укыту методикасы туры килмәде. Бу, бәлки, анда күбесе урыслар булганлыктан, ә мин күбрәк татар җырларына тартылганлыктан булгандыр. Төгәл әйтә алмыйм, ләкин анда укырга теләгем сүрелде һәм мин документларымны алып кире монда кайтырга булдым” , дип Курскида укыган елларын искә төшерә ул. Бу гамәле белән ул әти-әнисен дә шаккаттыра, чөнки гаиләгә Курски көллиятеннән китүе турында Лилия күченеп кайткач кына әйтә.

Лилия җырлау белән генә чикләнми, төрле яктан үсеш ала. Азатлыкка сөйләгәнчә, ул Чаллы мәдәният училищесын тәмамлап Казанга консерваториянең композиторлык бүлегенә керергә тели һәм композитор булырга хыяллана. Кызының чыгышларын һәрдаим карап барган әнисе Гөлназ ханым да Лилиянең хыялы тормышка ашсын өчен бар көчен куя, Чаллы мәдәният көллиятен тәмамлаганнан соң, Казаннан фатир алып тулы гаилә белән күчеп китәргә җыенабыз дип әйтә.

Лилиянең бүгенге көндә көен үзе иҗат иткән берничә җыры бар инде, ул көйләрдә дә татар моңына өстенлек бирелә. Татар җырларына килгәндә, күбрәк сузып җырлый торган халык җырларын, яисә автор тарафыннан язылып та күптән халык җыры булып киткән җырларны башкарырга яратам ди Лилия Хәнипова.

XS
SM
MD
LG