Моның хакта Русия финанс министры "Познер" тапшыруында әйтте. Әлеге интервью Русиянең көнчыгыш төбәкләрендә инде чыкты, Казанда тапшыру кичке унда гына күрсәтеләчәк.
Силуанов сүзләренчә, хөкүмәт үз тәкъдимнәрен иртәрәк игълан итәргә җыена иде. Моңа салымнар, бюджет һәм пенсион системга караган үзгәрешләр пакеты керә иде. "Ләкин аерым урыннарны әле үзгәртә идек. Махсус бу көнгә эләгү максаты, әлбәттә, юк иде. Бу очраклы", дип ышандырды ул.
14 июнь көнне Русия хөкүмәте пенсиягә чыгу яшен 2019 елда арттыра башлаячагын игълан итте. Күчеш чоры 15 елга сузыла. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак. Әлеге инициатива җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты. Төрле шәһәрләрдә реформага каршы пикетлар, митинглар уза.
Кайбер белгечләр әлеге игъланны махсус дөнья беренчелеге башланган көндә ясадылар дип саный. Алар фикеренчә, хөкүмәт халыкның игътибарын футболга юнәлтергә теләгән.