Accessibility links

Кайнар хәбәр

19-21 июль Казанда татар дин әһелләре форумы узачак


2014 елгы татар имамнары җыены, архив фотосы
2014 елгы татар имамнары җыены, архив фотосы

Татар конгрессы "Милли тормыш һәм дин" дип исемләнгән татар дин әһелләре форумын оештыра. Форум 19-21 июль көннәрендә Казанда узачак.

Татар дин әһелләре җыены быел тугызынчы тапкыр үтәчәк. Чарага Татарстаннан һәм Русиянең 70 төбәгеннән 1100 дин әһеле һәм кунак көтелә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

19 июль көнне җыен катнашучылары 4 төрле секциягә бүленеп эшләячәк. 20 июль "Корстон" үзәгендә пленар утырыш каралган, анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та көтелә.

21 июль көнне җыенда катнашучылар Изге Болгар җыенында катнашачак.

Быел татар дин әһелләре җыены мәгърифәтче һәм танылган дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани тууының 200 еллыгы кысаларында оештырыла, дип хәбәр ителә

.

XS
SM
MD
LG