Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дождь": Кремль хөкүмәткә якын белгечләргә "пенсион реформа" сүзен тыйган


Русия президенты идарәсе хөкүмәткә тугры булган сәясәтчеләр, белгечләр һәм медиа чараларына "пенсион реформа" гыйбарәсен кулланмаска кушкан. Моның хакта ике Кремльга якын чыганакка сылтап "Дождь" хәбәр итә.

Әлеге күрсәтмә июньдә ук бирелгән булган, дип әйтә канал чыганаклары. Аларның сүзләренчә, хөкүмәт нәкъ "реформа" сүзенннән курка, ул кешеләрдә 1990 еллар авырлыкларын искә төшерә ала.

"Кремльдә пенсия яшен күтәрүнең болай да халыкта популяр булмавын аңлыйлар, шуңа күрә аны "дөрес итеп" үткәрергә телиләр. "Реформа" турында сөйләшүләр урынына Кремль "үзгәреш" кебек сүзләрне кулланырга тәкъдим итә", ди "Дождь".

Журналистлар һәм сәясәтчеләр инде башка сүзләрне куллана башлаган диелә. Мисал өчен, алып баручы Дмитрий Киселев "пенсион систем үзгәреше" турында әйтсә, "Бердәм Русия" сайтында пенсия кануннарын "камилләштерү" хакында әйтелә.

Русия думасы пенсия яшен күтәрү турында канун өлгесен беренче укылышта 19 июль көнне караячак, шуннан соң парламент ялга китәчәк. Канун тулысынча көзен кабул ителер, дип көтелә.

Канун өлгесенә ярашлы, күчеш чоры 15 елга сузыла. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак. Әлеге инициатива җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты. Төрле шәһәрләрдә реформага каршы пикетлар, митинглар уза.

XS
SM
MD
LG