Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һелсинкида Дональд Трамп һәм Владимир Путин очрашуы бара


Дональд Трамп һәм Владимир Путин
Дональд Трамп һәм Владимир Путин

АКШ һәм Русия президентлары очрашуы Финляндия башкаласының президент сараенда уза.

Һелсинки шәһәрендә АКШ һәм Русия президентлары Дональд Трамп һәм Владимир Путин очрашуы башланып китте. Бу - ике президентның беренче тулы очрашуы. Моңарчы алар ике тапкыр кыска вакыт дәвамында күрешкәннәр иде.

Трамп сүзләренчә, ике ил башлыгы күптөрле мәсьәләләр турында сөйләшергә җыена. Аерым алганда сәүдә һәм атом-төш коралын чикләү турында сүз барыр дип көтелә. АКШ президенты очрашу ике ил арасында мөнәсәбәтләрне җайга салуга тәэсир ясаячак дигән өметен белдерде.

Моңарчы Трамп британ газетына биргән әңгәмәсендә "без Русия белән тату яши алсак, бу яхшы", дип белдерде. "Мин Путинны белмим. Мин аның белән берничә тапкыр очраштым, "Егермелек" саммитында очрашкан идек. Бәлки, без яхшы мөнәсәбәтләр корырбыз дип уйлыйм", диде Трамп.

Ике президент очрашуы нәтиҗәсенә багышланган матбугат чарасы узачак. Ул Казан вакыты белән кичке сәгать бишкә планлаштырылган, ләкин очрашу графиктан бер сәгать соңрак башланды.

Трамп һәм Путин очрашуы белән бер үк вакытта АКШ дәүләт секретаре Майк Помпео белән Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров очрашуы да уза.

XS
SM
MD
LG