Accessibility links

Кайнар хәбәр

Актаныш гимназиясенә укучылар чит төбәкләрдән дә килә


Актаныш гимназиясе балаларны милли мохиттә тәрбияли
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:02 0:00

Татарстанның саф татар районы саналган Актаныш районындагы гимназия-интернатка республикадан читтә яшәүче татарлар да балаларын милли тәрбия алырга җибәрә.

Актаныштагы сәләтле балалар өчен 2011 елдан эшләп килүче һуманитар гимназия-интернатка укучыларны беренче елларда 7нче сыйныфтан гына алсалар, менә инде 2 ел рәттән балаларны 5нче сыйныфтан ала башлаганнар. Татар мохитле мәктәп башка уку йортларыннан нәрсәсе белән аерылып торганы турында Азатлыкка гимназия мөдирәсе Рузилә Гарипова сөйләде.

Рузилә Гарипова
Рузилә Гарипова

“Балаларга милли тәрбия тирәлектән башланырга тиеш”, ди Рүзилә Гарипова. Гимназия ишеген ачкач та диварда эленеп торган, Габдулла Тукай сурәтләнгән һәм татарларның гимнына әверелгән “И, туган тел” шигыре өч телдә язылып, китапка охшатып эшләнгән такта күзгә төшә. Милли бизәлештә эшләнгән мәгълүмат стендларда да бөек татар шәхесләре әйткән сүзләр язылган, ә укучылар үзләре исә дәрескә “Тәфтиләү” көе белән керә һәм шул көй белән дәресне тәмамлый.

Гимназия-интернатта башка төбәкләрдән килеп укучы балалар да бар. “Үткән чыгарылышта безнең Таҗикстаннан, Красноярскидан килгән егетләребез булды. Ул балаларның әти-әниләре татарлар, ләкин урыс мохитендә үскәч балалары урыс теленә өстенлек бирә иде. Ата-аналары аларны Актанышта саф татар телендә сөйләшергә өйрәнсеннәр дип махсус җибәрде. Һәм, әйтергә кирәк, безнең гимназия мохитендә белем алып алар саф татар егетләре булып кайтып китте”, ди Рузилә Гарипова.

Сәләтле балалар өчен булгач, әлеге гимназия укучылары да төрле яктан сәләткә ия булырга тиеш. Монда укырга керер алдыннан балалар татар, урыс, инглиз теле һәм математикада белемнәрен күрсәтә. Әгәр дә укучы төрле конференцияләрдә катнашса, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган булса, бу да монда укырга керер өчен зур мөмкинлек бирә.

Гимназия бинасы
Гимназия бинасы

Гимназиядә барлыгы 156 бала укый, белем-тәрбияне аларга 25 укытучы һәм 10 тәрбияче бирә. Укулар биредә көннең беренче яртысында бара, көннең икенче яртысы өстәмә дәресләргә бирелгән вакыт дип санала, монда төрле түгәрәкләр, осталык дәресләре (мастер-класс) дә керә.

Укучылар гимназиядән ерак урнашмаган ике интернат бинасында яши. Беренчесендә 8-9сыйныф укучылары яшәсә, икенче бинасы 5, 6, 7, 10, 11 сыйныф укучыларына бирелгән. Тәрбиячеләр балалар белән эшләгән вакытта аларны татар халкының тарихы, мәдәни мирасы белән таныштыра. Ике ел рәттән интернатта “Татар халык ашлары” дигән проект алып барыла. Ягъни, һәр җомга көнне тәрбиячеләр балаларны татар халык ашлары пешерергә өйрәтә.

Гимназия бүлмәсе
Гимназия бүлмәсе

“Укытучы, тәрбиячеләргә таләпләр бик зурдан. Күпчелеге Актаныш районыннан булганлыктан, алар саф татарча сөйләшә. Күбесе татар белгечләре, татар телчеләре, араларында инглиз телчеләре дә бар. Тәрбия бездә тик татар телендә генә бара. Дәресләргә килгәндә, 5 сыйныфтан 9-нчыга кадәр фәннәр тик татар телендә генә бара, ә 10-11нче сыйныф укучыларына БДИга әзерлекне урысча да алып барабыз. Ләкин аралашу бары тик татарча”, дип сөйли Рузилә ханым.

“Яңа стандартлар нигезендә татар теле һәм әдәбиятны сәгатьләрен киметү, әлбәттә, безнең өчен авыррак булды. Татар районы буларак, безнең өчен татар теле иң якын тел. Актаныш районында татар теле беркайчан да бетмәс, дәрес санын киметеп кенә татар теленә караш үзгәрмәячәк бездә, без шуның белән сөенә алабыз. Ләкин шәһәрләрдә дәресләрнең саны киметелеп татар балаларының урысчага күчүе йөрәкне әрнетә. Укыту планының бишенчесен алдык без, 10-11 сыйныфта элекегечә калды. Федераль стандартлар нигезендә бездә 5нче сыйныфтан 7гә кадәр укыйлар. Ә 8-9нчылар федераль компонент нигезендә башка төрле программ белән баралар, аларда безнең үзгәреш булмады дисәк тә була. Бүгенге көндә әлегә яңа уку планнары килмәде, шуңа күрә яңа уку елында нинди план белән барачагыбыз турында әлегә әйтә алмыйм” ди мөдирә.

Интернатта йокы бүлмәсе
Интернатта йокы бүлмәсе

Мондый гимназия-интернатлар саны Татарстан буйлап күбәйсә, татар теленең күтәрелүе дә, татар телен белү дәрәҗәсе дә уңай якка үзгәрә ала дип фаразлый Рузилә Гарипова: “Рөстәм Миңнеханов гимназиябезне ачканда ук безне татар гимназиясе дип атады. Безгә ул, татар балалары татар телендә сөйләшсеннәр, милли тәрбия алсыннар дип ышаныч баглады, Аллаһка шөкер ул ышанычны аклап барабыз. Ата-аналар да татар теленә кагылышлы проблемнарны күрәләр, безнең белән берлектә бу проблемны юк итәргә тырышалар”.

Ата-аналар да татар теленә кагылышлы проблемнарны күрәләр

Мондый гимназияләрнең нәтиҗәле яки нәтиҗәсез булуы хакында Актаныш районы башлыгы Энгел Фәттахов фикеренчә, әлеге гимназия-интернатлар уңай нәтиҗәгә ирешер өчен, беренчедән, татарлар саны күп булган саф татар районында ачылырга тиеш. Икенчедән, шул районда татар гореф-гадәтләре киләчәк буынга үрнәк булырлык дәрәҗәдә җиткерелеп, халыкның яшәү рәвеше дә, милли узаңы да тәңгәл булырга тиеш.

Сәләтле балалар өчен гимназия-инернатта белем алыр өчен түләргә кирәкме дигән сорауга уку йорты мөдирәсе гимназиянең туры мәгариф министрлыгына караганын әйтте һәм укучыларның яшәүләре, ашаулары бушка булуын да белгертте. Бары тик монда керер өчен сәләтле булырга кирәклеген әйтте ул.

Нәтиҗәләргә килгәндә, алар шактый дип әйтә гимназия мөдирәсе. Беренчедән, укучыларны төрле яктан ачып шәхес булырга өйрәтәләр, икенчедән, һуманитар гимназия булса да, биредә башка фәннәрдән дә зур уңышларга ирешүче укучылар бар. Узган елда химия фәненнән бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшыручы укучы булды, дип сөйләде Гарипова.

Гимназиядә спорт түгәрәкләре дә эшләп килә
Гимназиядә спорт түгәрәкләре дә эшләп килә

“Укучыларыбызны белем ягыннан да, сәнгать ягыннан да кызыксындырабыз. Түгәрәкләргә килгәндә дә, миллилекне онытмыйбыз. Үзебезнең “Хәзинә” бию ансамблебез бар, “Ак нур” җыр ансамбле, безнең укучыларыбыз татар уен коралларында да уйный белсеннәр дип баянда уйнау түгәрәге эшләп килә. Аннан тыш яңа уку елыннан курай түгәрәген дә ачып җибәрергә җыенабыз һәм, әлбәттә, төрле спорт түгәрәкләре дә бар”, дип сөйләде өстәмә булган түгәрәкләр турында Рузилә ханым.

Гимназия балаларга инглиз телен дә югары дәрәҗәдә укытырга тырыша. Шул максатта узган уку елында эксперимент рәвештә 7нче сыйныфларда биология дәресен инглиз телендә үткәрә башлаганнар. Аерым инглиз теле дәресләрендә дә һәрбер баланың ягы каралган, дип әйтә Рүзилә ханым: “Һәр укучының инглиз телен белү дәрәҗәсен игътибарга алып, төрле төркемнәргә бүлеп, төрлечә укыту да алып барыла”.

Гимназиядә барлык укучылар бердәм мәктәп киемендә йөри, дин кагыйдәләрен үтәп яшәгән кызларга озынча итәк тектерелә, кызларның башларындагы калфаклар да милли тәрбиянең бер ысулы булып тора.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG