Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнехановны Татарстан президенты атамасын саклап калуы өчен җавапка тартырга чакырдылар


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Чаллы шәһәр шурасының элекке депутаты Сергей Яковлев Русия баш прокуроры Юрий Чайкага мөрәҗәгать итеп, Татарстан президенты атамасын үзгәртүдән баш тарткан республика җитәкчелеген җаваплылыкка тартырга чакырды. Мөрәҗәгатьнең күчермәсе Азатлык редакциясендә бар.

Яковлев сүзләренчә, "канунны үтәмәүнең явызларча, турыдан туры һәм иң мөһиме - ачык рәвештә" булуы күренә. Ул җаваплылыкка президент Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт шурасының Канунилык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдинны җаваплылыкка тартырга кирәк дип саный.

Шуның белән бергә Сергей Яковлев җаваплылыкка Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковны да тартырга кирәк ди. "Аның төп вазифасына Русия федераль кануннарының федерация төбәгендә үтәлүен контроль итү дә керә", диелә хатта.

Элекке депутат шулай ук баш прокурордан Татарстан конституциясен һәм төбәк башлыгы атамасын федераль кануннарга туры китерүне сорады.

Ул элегрәк инде Чайкага мөрәҗәгать итүен искәртте. "Моңа җавап булып миңа Татарстан прокуратурасыннан ике хат килде. Икесендә дә Русия президенты Владимир Путин 2015 елның 4 февралендә имзалаган канунны үтәмәү өчен сәбәпләр китерелмәгән. Канун Дәүләт шурасына Татарстан президенты атамасын үзгәртү өчен вакыт биргән", ди ул.

Май аенда Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Сергей Яковлев мөрәҗәгатенә җавап биреп, республикада президент атамасын алыштыру мәсьәләсендә прокурор гамәлләре өчен нигез юк дигән.

Татарстан - Русиядә президент вазифасын саклап калган бердәнбер республика.

XS
SM
MD
LG