Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасының профиль комитеты пенсия реформасы турында канун өлгесен хуплады


Русия думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты пенсия яшен күтәрү турында канун өлгесен беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.

Комитет тәкъдим иткән нигезләмәдә хөкүмәтнең пенсия яшен күтәрүдә "каты" вариант тәкъдим итүе әйтелә.

Аерым алганда, профиль комитет хөкүмәт тәкъдим иткән вариантта "пенсия күләмен киметеп, пенсиягә иртәрәк чыгу мөмкинлеге" булмавын тәнкыйть итте.

Русия думасы пенсиягә чыгу яшен күтәрү турында канун өлгесен беренче укылышта 19 июль көнне караячак, шуннан соң парламент көзгә кадәр ялга китәчәк. Канун тулысынча көзен кабул ителер дип көтелә.

Канун өлгесенә ярашлы, күчеш чоры 15 елга сузыла. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак. Әлеге инициатива җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты. Төрле шәһәрләрдә реформага каршы пикетлар, митинглар уза.

XS
SM
MD
LG