"Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле сүзләре өченче илгә хөрмәтсезлек билгесе булып тора. Ул хәзерге дөньяны аңламый, биредә, үз зурлыгына карамастан, илләр бәйсез һәм демократик тышкы сәясәт алып бара ала", диелә Греция тышкы эшләр министрлыгы берлдерүендә.
Афин Русия дипломатларын илдән җибәрү тәкъдиме "өченче ил басымы астында" булу фикерен кире какты.
"Грециягә даими хөрмәтсезлек туктарга тиеш. Беркемнең дә Грециянең эчке эшләренә тыкшыну хакы юк", диелә белдерүдә.
11 июль Греция хөкүмәте Русиянең ике дипломатын илдән чыгаруын игълан итте. Тагын ике дипломатка Грециягә керү тыела. Русия Греция карарына протест белдерде.