6 ел элек Татарстанда күренекле дин әһеле, Татарстан диния назәрәтенең уку-укыту бүлеге башлыгы Вәлиулла Якуп үзе яшәгән өйнең керешендә атып үтерелгән.
Бүген иртүк Мәрҗани мәчете каршындагы мөселман зиратында аны искә алу чарасы узды. Дога кылырга дип Татарстан мөфтие урынбасары Мансур Җәлалетдин, Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыев, Казан мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс Зиһаншин һ.б. җыелды. Дин әһелләре истәлекләре белән уртаклашты, Коръән укыды.
Шуннан соң Апанай мәчетендә Вәлиулла Якуповка багышланган музей ачу тантанасы узды. Вәлиулла хәзрәт ул мәчеттә 17 ел имам булып хезмәт иткән. Музейда аның шәхси әйберләре һәм нашир ителгән китаплары тупланган.