Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия төбәкләрендә телләр канунына каршы чаралар уза


Алтайда узган ялгыз пикет
Алтайда узган ялгыз пикет

Чараны Русия халыклары демократик конгрессы активистлары оештыра.

Русиянең Алтай, Саха республикаларында берничә активист туган телләрне ихтыяри укыту канун өлгесенә каршы ялгыз пикетлар үткәрде. Алтайда узган пикетта "Украина һәм Балтыйк буенда урыс телен яклаганда Русиянең урыс булмаган телләрен бетермәгез!" шигаре күтәрелде.

Саха республикасында да ялгыз пикетка берничә кеше чыкты. Нюрба шәһәрендә узган ялгыз пикетта күтәрелгән плакатта якут телендә "Минем яшьтәшем Путин! Саха халкын үтермә!" дип язылган.

Саха республикасында узган пикет
Саха республикасында узган пикет

19 июль көнне Русия халыклары демократик конгрессы активистлары илнең төрле төбәкләрендә туган телләрне ихтыяри укыту турында канун өлгесенә каршы урам җыеннарын үткәрә.

БУ ТЕМАГА: "Республиканың дәүләт теле мәҗбүри укытылмаса, ул дәүләт теле статусын югалта"

"Һәр чарада төрле шигарьләр булыр, тик төп таләбебез – милли телләрне укытуны мәгариф системында мәҗбүри калдыру. Әлеге чараларда шулай ук депутатларга "телне сату – ул илеңне, халкыңны, җаныңны сатуга тиң" дигән өндәү дә булачак", дип сөйләде Азатлыкка конгресс активистларының берсе, сәясәт белгече Руслан Айсин.

XS
SM
MD
LG