Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума пенсия яшен арттыруны беренче укылышта кабул итте


Русиянең думасы пенсия яшен күтәрү турында канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Утырышның туры трансляциясе парламент сайтында бара.

Утырыш башында КПРФ һәм "Гадел Русия" фиркасе вәкилләре әлеге канун өлгесен карауны кичектерергә яки әлегә карамаска тәкъдим итте, дума моның белән ризалашмады.

Канун өлгесен референдумга чыгару тәкъдиме дә кабул ителмәде. Икенче укылышка төзәтмәләр тәкъдим итү вакыты исә озайтылды, әлеге тәкъдимнәр 24 сентябрьгә кадәр кабул ителә, дп белдерде дума рәисе Вячеслав Володин.

Канун өлгесен бары тик "Бердәм Русия" фиркасе генә хуплады, башка фиркаләр реформага каршы чыкты. Беренче укылышта канунны хуплап 327 кеше тавыш бирде, 102 кеше каршы чыкты, бер кеше тотылып калды.

14 июнь Русия хөкүмәте пенсиягә чыгу яшен 2019 елда арттыра башлаячагын игълан итте. Күчеш чоры 15 елга сузыла. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак. Әлеге инициатива җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты. Төрле шәһәрләрдә реформага каршы пикетлар, митинглар уза. Сораштырулар русиялеләрнең күпчелеге әлеге реформага каршы булуын күрсәтә.

XS
SM
MD
LG