Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов үзмәшгульлек өчен програм булдырырга тәкъдим итте


Президент яңа салымның "акча эшләү" максаттыннан барлыкка килмәвен, бу мәсьәләне тәртипкә китерү өчен кертелүен әйтте.

19 июль көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзмәшгульлеләр белән очрашып, яңа салым турында фикер алышты. Президент алар өчен махсус програм булдырырга тәкъдим итте. Моннан тыш ул үзмәшгульлеләр өчен махсус курслар оештыру тәкъдимен дә хуплады.

"Без бу системны тәртипкә китерергә телибез. Иртәме, соңмы карар кабул итәргә кирәк булачак. Башлап җибәрү вакытында үзмәшгульлеләр мәнфәгатьләрен исәпкә алырга кирәк", диде ул.

Миңнеханов үзмәшгульлеләр "барыбызның да кануннар кысаларында яшәвен" аңларга тиеш. Аның сүзләренчә, яңа салымның максаты "акча эшләү" түгел, ул бу мәсьәләне тәртипкә китерү өчен кертелә.

2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстан, Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә үзмәшгульлек өчен яңа салым кертелә. Белгечләр Татарстанда халыкның якынча 10-15%-ы үзмәшгульле булуын саный.

XS
SM
MD
LG