Бу хакта ул CNBC-га әңгәмәдә әйтте. Шул ук вакытта Трамп Путин һәм Русия белән яхшы мөнәсәбәт "начар түгел, бу яхшы" дип аңлатты.
Трамп шулай ук АКШның элекке президенты Барак Обаманы тәнкыйть утына тотты, аны Русиягә карата артык йомшак мөнәсәбәттә булуда гаепләде. Трамп сүзләренчә, озак вакыт аралыгында булган американ президентларына караганда, Русиягә карата ул үзен күпкә "катырак" тота.
16 июль көнне АКШ президенты Дональд Трамп һәм Русия президенты Владимир Путин очрашуы узды. Очрашудан соң Трамп ике илнең мөнәсәбәтләре үзгәрүен игълан итте.
Трамп АКШта Русия белән йомшак булганы өчен көчле тәнкыйть утына тотыла. Аны тәнкыйтьләүгә хәтта аның Республикан фиркасе дә кушылды.