Чара 19 июль Русия буйлап үткән ялгыз пикетларның дәвамы булып тора. Җыелган кешеләр арасында балалары белән килүчеләр дә бар иде.
Пикетта катнашучылар кулларына: "Русиянең төп халыкларын кысырыклауга юл куймабыз!", "Канун проекты – Русия мәгариф системында вакыты кичектерелгән шартлау ул", "Прокуратура, нигә канун проекты нормалары Русия конституциясеннән өстен булырга тиеш?", "Бүген – ихтыярилык, иртәгә – тыю" дигән плакатлар тотып чыккан иде.
Кичә Русия төбәкләрендә туган телләрне укытуны ихтыярига калдыру турында канун өлгесенә каршы ялгыз пикетлар узды. Каршылык чаралары Башкортстан, Алтай, Якутия, Татарстан, Кабарда-Балкар, Самар Һәм Мәскәү шәһәрләрендә үтте.
Русия думасы туган телләрне ихтыяри укыту турында канун өлгесен икенче укылышта 24 июльдә карарга җыена.