Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әсгать Сәфәров: "Татар теле мәҗбүри калырга тиеш"


Әсгать Сәфәров
Әсгать Сәфәров

Татарстан президенты идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәров Бөтендөнья татар конгрессының чираттан тыш утырышында татар теле мәҗбүри укытылырга тиеш дип белдерде.

"Без керткән (Русия думасына - ред.) тәкъдимнәр бөтенесе дә кабул ителде. Безнеңчә булыр дип уйлыйбыз. Дәүләт теле дә, татар теле дә (уку програмының - ред.) мәҗбүри өлештә калырга тиеш", дип белдерде Әсгать Сәфәров.

20 июль көнне Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VII чираттан тыш утырышы уза.

Бүген Русия думасының туган телләрне укыту турында канун өлгесенең икенче укылышына тәкъдим ителгән тексты чыкты. Туган тел фәне аерым уку програмнарында мәҗбүри булып кала, ләкин аның кысаларында урыс телен дә сайлап була. Шулай ук документта дәүләт телләре турында сүз булса да, аларның ничек укытылачагы билгесез.

XS
SM
MD
LG