Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар конгрессы корылтаенда тел мәсьәләсе күтәрелмәде


Бөтендөнья татар конгрессының VII чираттан тыш корылтаенда бер генә мәсьәлә - низамнамә (устав) кабул итү каралды. Тел мәсьәләсендә Әсгать Сәфәров Русия думасы Татарстан тәкъдимнәрен кабул итте дип делегатларны тынычландырырга тырышты. Бу сүзләрдән соң делегатлар дәррәү алкышлады.

Тәкъдим ителгән яңа низамнамә өлгесенә делегатлар хуплап тавыш бирде. Милли шураның рәисе итеп Васил Шәйхразиев сайланды. Аның беренче урынбасары итеп Ринат Закировны хупладылар.

Корылтайда катнашучылар
Корылтайда катнашучылар

Корылтайда башка мәсьәлә күтәрелмәде. Бары делегатларны сәләмләү сүзендә генә Татарстан президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров: "Канун безнеңчә кабул ителер дип уйлыйбыз. Татарстанның барлык тәкъдимнәре исәпкә алынды" диде.

Корылтай бер сәгать дәвам итте. Җыенда барлыгы 250 делегат катнашты.

Ахырда Милли шура рәисе итеп сайланган Васил Шәйхразиев башкалар белән бергәләп эшләргә вәгъдә итте. "Узган ел миңа Милли шураны җитәкләргә тәкъдим ясалган вакытта мин ризалыгымны белдердем. Татар егете буларак без эшләмәсәк, кем эшләр? Әгәр Милли шура рәисе, Милли шура гына алга алып барыр дисәк, ерак китә алмыйбыз. Бергә кулга кул тотынышып барганда гына алга бара алачакбыз" диде ул.

XS
SM
MD
LG