Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Путинга стадионнарда сыра сатуны кайтарырга тәкъдим итте


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты сүзләренчә, дөнья беренчелеге көннәрендә Казанда 89 миллион сумлык сыра сатылган.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия президенты Владимир Путинга стадионнарда сыра сатуны кире кайтару турында уйлап карарга тәкъдим иткән. Миңнеханов бу тәкъдимне "православ туганнарны" кайгыртып ясавын әйткән. Бу хакта Татарстан президенты ​җомга көнне Калининградта узган Русия президенты каршындагы спорт шурасы һәм "Русия-2018" оештыру комитетының уртак утырышында әйткән дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Миңнеханов сүзләренчә, дөнья беренчелеге көннәрендә Казанда 89 миллион сумлык сыра сатылган. "Һәм бернинди тәртип бозулар булмады" дигән ул.

"Мөселман буларак миңа сыра турында сөйләү оят, ләкин мин "православ туганнарны кайгыртам" дигән Миңнеханов.

"Әгәр бу турыда инде мөселманнар да сорый икән, уйлап карарбыз" дигән Путин.

Error rendering VK.

​Русиядә футбол уеннарында хәмер эчемлекләр сату һәм эчү тыелган, ләкин футбол беренчелеге көннәрендә чыгарма ясалды - FIFA спонсорларына стадионнарның махсус урыннарында сыра сатарга рөхсәт ителде.

14 июнь-15 июль көннәрендә Русиядә дөнья футбол беренчелеге узды. Русия мондый чемпионатны беренче тапкыр оештырды. 64 уенның алтысы Казанда уйналды. Азатлык шушы вакыйганың иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп барды.

XS
SM
MD
LG