Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның биш районында кош кизүе аркасында карантин кертелгән


Карантин игълан ителгән урыннарда кошларны юк ителә.

Кош кизүе аркасында Татарстанның биш районында карантин игълан ителде. Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш районнарының хосусый хуҗалыкларында кош кизүе таралган.

Авыру табылган хуҗалыкларда кошларны юк итүәргә кушылган. Бу хакта Татарстан президенты имзалаган карарда язылган.

5 чакрым радиустагы мәйдан "куркыныч зона" дип игълан ителгән, 10 чакрым радиус күзәтү урыны санала.

Моңарчы 5 районда кош кизүе табылганы игълан ителгән иде. Кош кизүе күрше төбәкләрдән - Чуашстан, Самар өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсеннән Татарстанга үтеп кергән диелә.

XS
SM
MD
LG