Җиңүчеләрне игълан итү ел саен уза торган "Eurocon" фестивале кысаларында булды. Быел фестиваль 19-22 июль көннәрендә Франциянең Амьен шәһәрендә узды.
"Гранд Мастер" мәртәбәле бүләген француз язучысы Жерар Клейн алды. Әсәр нигезендә иң яхшы фильм кую бүләгенә исә Люк Бессон лаеклы дип табылды ("Валериан һәм мең планета шәһәре" фильмы өчен).
Анна Старобинец - Русия язучысы, фантастик һәм куркыныч әсәрләр яза.
Eurocon - ел саен Европа фәнни фантастика җәмгыяте үткәрә торган китап фестивале. Чара заманча фантастик әсәрләр язучыларын берләштерә.