Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зөлфия Камалованың яңа альбомына 250 мең сум акча җыелган


Зөлфия Камалова
Зөлфия Камалова

24 июль көнне танылган Австралия җырчысы Зөлфия Камалованың "Алты көн ярату" дигән татар телле альбомына интернетта акча җыю кампаниясе тәмамланды. Тиешле акча җыелып бетте.

"Алты көн ярату" альбомына акча җыю 24 июль көнне тәмамланды. 250 мең сум максат куелган проектка 258 мең сум акча җыелган. Краудфандинг проектына 214 кеше акчалата ярдәм иткән.

"Мин ярдәм иткәннәрне һәм итәчәкләрне кочаклыйм. Җанкисәкләрем, яратам сезне! Рәхмәт бик зур! Без беренче өлешне җыйдык (Планетада) әммә акча җыю дәвам итә, чөнки альбомны бар итү өчен алар күбрәк кирәк; шуңа кем тели туктамагыз", дип язып чыкты җырчы үзенең Facebook сәхифәсендә.

Август азагында җырчы Казанда берничә концерт бирергә җыена.

Май азагында Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зөлфия Камалова интернетта акча җыеп яңа альбом чыгарырга җыенуын белдерде. "Алты көн ярату" дип аталачак альбом җырлары Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә салынган .

Альбомны чыгаруга ярдәм итү өчен җырчы Planeta.ru платформасында акча җыю башлаган. Җыентык татар, инглиз һәм урыс телләрендә булыр дип көтелә. Краудфандинг кампаниясенә Дөнья татар яшьләре форумы, "Yummy music" музыкаль лейблы, "Юлбасма" нәшрияты теләктәшлек күрсәтте.

XS
SM
MD
LG