24 июль көнне Русия думасы утырышында ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский Татарстан президенты тәкъдимен тәнкыйтьләп чыкты. "Алар нишләгәнен аңлыймы? Һәр башлык, һәр министр, депутат хәмер, шул исәптән сыра эчүгә каршы көрәшергә тиеш, ә ул бөтен илгә "рөхсәт итик" дип әйтә", диде ул.
Жириновский фикеренчә, тәкъдимнең максаты - акча эшләү. "Акча эшләргә, капиталист булырга телиләр. Коммунист капиталист булган. Хәзер кешеләргә төкерәләр, акча гына эшләргә. Стадионнарда яхшы сатыла бит", диде ЛДПР җитәкчесе.
Миңнеханов тәкъдименә шулай ук Русия мөфтиләр шурасы да каршы чыкты. "Без бары тик дөрес, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны хуплыйбыз", диде Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан Аббясов. Ул исламда теләсә нинди хәмер эчемлекләр тыелганын искә алды.
Мәскәү патриархаты вәкиле Валерий Доронкин да тәкъдимне хупламады. "Без андый тәкъдимгә катгый каршы чыгабыз. Православларда хәмер эчүгә тулысынча тыелмаса да, без эчүчелеккә каршы, җәмәгать урыннарында хәмер куллануга каршы, хәмерне ирекле сатуга каршы. Православ исерек дигәнне аңлатмый, исерек булу зур гөнаһ булып санала", диде ул.
Узган атна азагында Миңнеханов Русия президенты Владимир Путинга стадионнарда сыра сатуны кире кайтару турында уйлап карарга тәкъдим итте. "Мөселман буларак, миңа сыра турында сөйләү оят, ләкин мин "православ туганнарны кайгыртам" дигән иде Татарстан президенты.
Путин бу сүзләргә "әгәр моны инде мөселманнар да сорый икән, уйлап карарбыз" дип җавап бирде.