Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ татар телен яклау митингына рөхсәт бирмәүне шикаять итте


Татар иҗтимагый үзәге утырышы, архив фотосы

ТИҮ активисты Казан башкарма комитетын Вахитов мәхкәмәсенә шикаять итте. Ул 31 июль көнне митинг үткәрүгә рөхсәт һәм мораль зыян өчен 100 мең күләмендә түләү сорый.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге Казан башкарма комитетының татар телен яклап үткәреләсе митингка рөхсәт бирмәү карарын Казанның Вахитов мәхкәмәсенә шикаять иткән. Шикаятьне үзәк активисты Кашиф Гатин тапшырган. Азатлыкта шикаять тексты бар.

Шикаятьтә Казан башкарма комитетының N 54-ФЗ федераль канунын үтәргә теләмәве, шул ук вакытта 21 июль узган тәре йөрешенә рөхсәт бирелүе әйтелә. Гатин Казан башкарма комитетының митинг үткәрүгә рөхсәт бирмәүне канунсыз дип атый.

Шикаятьтә 31 июль көнне митинг үткәрүгә рөхсәт һәм урын бирүне сорала, шулай ук мораль зыян өчен 100 мең күләмендә түләү таләп ителә. "Татарстан башкаласында татар телен яклау митингына рөхсәт бирмәүне мине һәм барлык татар халкын мыскыллау дип саныйм", диелә шикаять хатында.

20 июль көнне Казан мэриясенең татар телен яклау митингына рөхсәт бирмәве билгеле булды. Мэрия җәмәгать тәртибе сакланган урын бирә алмавын белдергән.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG