Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан җитәкчелеге Русия думасы раслаган телләр канунын хуплый


Татарстан президенты вәкиле Лилия Галимова
Татарстан президенты вәкиле Лилия Галимова

Татарстан президенты вәкиле Лилия Галимова телләр турында Русия думасы раслаган канун беренче канун өлгесенә караганда Татарстан җитәкчелеген күбрәк канәгатьләндерә дип белдерде.

"Безнең тәкъдимнәр ишетелде. Туган телләр факультатив булып түгел, мәҗбүри калырга тиеш дигән фикеребезне исәпкә алдылар. Туган тел мәҗбүри калырга тиеш, ә нинди телне өйрәнүне һәр кеше үзе хәл итәргә тиеш", дип белдерде Татарстан президенты вәкиле Лилия Галимова 26 июль көнне үткәрелгән брифингта.

Шул ук вакытта ул республикаларның дәүләт телләрен укыту турында сорауга ачык җавап бирмәде. Бу мәсьәлә федераль дәүләт мәгариф стандартларыннан тора, аларны карарга кирәк диде Галимова. Федераль стандартларны әзерләүне Русия мәгариф министрлыгы башкара, Татарстаннан сайланган Русия думасы депутатлары исә милли телләрне укыту концепциясен булдыру эшендә катнашырга мөмкин ди ул.

Рәсми Казан татар телен укыту, методикалар, укытучыларны әзерләү мәсьәләсендә актив эш алып бара дип белдерде Татарстан президенты вәкиле.

25 июль көнне Русия думасы туган телләрне ихтыяри укыту турында канунны өченче (соңгы) укылышта кабул итте. Канунга ярашлы, татар телен укыту мәҗбүри булмаячак. Туган тел фәне мәҗбүри булган уку планнары әзерләнәчәк, туган тел буларак урыс телен дә сайлап булачак.

XS
SM
MD
LG