Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар телен мәҗбүри укытуны яклап ялгыз пикет узды


Рәис Хәбиров
Рәис Хәбиров

Казанның Бауман урамында татар активисты Рәис Хәбиров татар телен яклап ялгыз пикет үткәрде.

"Русия республикаларының милли телләрен укыту турында федераль канунга каршы. Татар телен Татарстанда яшәүче һәh кеше өйрәнергә тиеш", дип язылган Хәбиров тоткан плакатта.

Хәбиров Idel.Реалиигә милли мәгарифне яклавын белдерде:

"Без туган телдә белем алудан мәхрүм. Русия конституциясе барлык асаба халыкларга туган телләрендә белем алуны гарантияли. Чынбарлыкта исә без бу хокукка ия түгелбез. Хәтта Африкада да асаба халыклар дүртенче сыйныфка кадәр үз туган телләрендә белем ала ала, без исә юк", диде ул.

25 июль көнне Русия думасы туган телләрне ихтыяри укыту турында
канунны өченче (соңгы) укылышта кабул итте. Канунга ярашлы, татар телен укыту мәҗбүри булмаячак. Туган тел фәне мәҗбүри булган уку планнары булачак, анда туган тел буларак урыс телен дә сайлап булачак. Милли республикалардагы күп ата-аналар балаларын урыс теленнән мәҗбүри БДИга әзерләү өчен балалары өчен ана теле буларак урыс телен сайлар, нәтиҗәдә татар телен өйрәнергә мөмкинлек калмас дигән борчылулар бар. Республикаларның дәүләт телләре дә кергән уку програмы булачагын әйтәләр, ләкин алар мәҗбүри булмаячак.

XS
SM
MD
LG