Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Соңгы көннәрендә ашкынып эшләде"


Арча районы Яңа Сәрдә авылында Гафур Каюмовның җеназасы

27 июль татар җәмәгатьчелеге драматург, режиссер Гафур Каюмов белән хушлашты. Ул Арчаның “Җидегән чишмә” халык театрында репетиция вакытында баскычтан егылып торба кисәгенә килеп төшә һәм район хастаханәсендә җан бирә.

Гафур Каюмовны туган авылы – Арча районы Яңа Сәрдә авылында җирлиләр. Аны белгән кешеләр Азатлыкка Гафур Каюмов турында истәлекләрен сөйләде.

Данил Салихов
Данил Салихов

Данил Салихов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе: Без Гафур Гаюмов белән сабакташлар идек. Ул Казан театр училищесына армиядә хезмәт итеп кайткач килде һәм аны икенче курска кабул иттеләр. Без – Фәрит Бикчәнтәев, Роберт Мортазин, Венера Шакирова, Камил Камал – бергә укыдык. Гафур укып бетергәннән соң Актанышка китте. Бер ара Түбән Камада, аннан Тинчурин, Камал, Әлмәт театрларында эшләде. Аңа кадәр телевидение, мәдәният министрлыгы... Соңгы эш урыны Арча халык театры булды менә... Гафур – бик тырыш егет иде. Гаиләләре белән шундый алар. Бер эштән дә, минеке түгел бу дип, тайчынмады. Драматургиясенә килгәндә, аз язды, әмма берәгәйле итеп язды. Әсәрләре тирән, мәгънәле булды.

Гөлнара Кәшипова
Гөлнара Кәшипова

Гөлнара Кәшипова, Татарстанның атказанган артисты: Гафур Каюмов Әлмәт драма театрында үзе язган “Сагынырсың син дә бер” дигән драмасын куйды. Бу 1998-1999нчы еллар, әле мин үзем дә театрда яшь актерларның берсе. Гафур абый, сиңа ышанып тапшырам дип, баш рольгә билгеләде. Гөлсинә – катлаулы, авыр роль, ләкин без бергәләп бу образга җан өрә алдык дип уйлыйм. Спекталь уңыш белән барды, тамашачылар соравы белән аның видеокассеталарын әзерләделәр, ул да сатылып бетте. Әлеге спектакльне чакыру белән килеп әзерләсә, берничә елдан соң ул Әлмәт театрына баш режиссер итеп билгеләнде. Әлмәт театрында аның “Мирас” спектакле дә зур уңыш белән барды.

Гафур Каюмов – иркен кеше. Бәлкем шуңа да туктаусыз эзләнгән, бер җирдән икенче җиргә күченеп йөргәндер ул. Гаҗәеп дәрәҗәдә киң күңелле, спектакльгә кирәк дисәләр, аягындагы башмагын салып бирә ала иде. Аның бөтен хыялы – кече театр оештыру булды. Татарның үзенең кече театры булырга тиеш дия иде. Һәм Әлмәттә эшләгән дәвердә шушы хыялына беркадәр якынлашты. Кече театр ихласлык таләп итә, анда ялган кабул ителми, юри елап, юри уйнап булмый. Анда сәхнәдә яшәргә кирәк. Хыялына бик якын килсә дә, югарыдан ярдәм булмаганга, тормышка ашыра алмады булса кирәк. Ләкин ул, эшем белән мондый театрның кирәклеген раслап күрсәтәм дип әйтә иде.

Гафур Каюмов
Гафур Каюмов

Аерым дөнья кешесе иде бит ул. Зәмһәрир суыкта тукталышта нәп-нәзек плащта, яланбаш, җәйге ботинкадан чыгып басканы күз алдында. Туңмыйм ди, миңа исә ул вакытта өши, ләкин үзен шушындый салкыннарга, дөнья гаделсезлекләренә әзерли кебек тоелды.

Нияз Игъламов
Нияз Игъламов

Нияз Игъламов, театр тәнкыйтьчесе: Кызганыч, ул бер җирдә дә төпләнеп эшли алмады, аның каравы бөтен җирдә эшләп карады. Бөтен театрларда, министрлыкта, телевидениедә, язучылар берлегендә. Без бергә “Идел-йорт” халык театрлары фестивалендә эшләдек. Пьесалары бөтен театрларда барды. Якты кеше иде... Бәлкем аңа уңыш дигәнең җитеп бетмәгәндер. Аңа бер генә әйбер дә җиңел бирелмәде чөнки. Туктаусыз хәрәкәттә булды, бәлкем шушы сыйфат та комачаулагандыр. Бу хәбәрне бик авыр кичерәм. Ул бит әтиемнең шәкерте. Бик көчле курс иде ул. Без якыннан аралаша идек, дустымны югалттым... 59 яшендә китеп барды.

Гафур Каюмов (сулдан икенче) сәхнәдә
Гафур Каюмов (сулдан икенче) сәхнәдә

Резедә Гарифуллина, “Җидегән чишмә” Арча халык театры артисты: Ул шулкадәр якты кеше, без аны бик сөенеп каршы алдык. Аталарча кайгыртучан, җылы мөгамәләдә, бөтен нәрсәне сабыр итеп аңлатып бирә иде, беркайчан да тавыш күтәрмәде. Кызганыч, нибары бер спектакль чыгара алдык, гәрчә планнар зурдан иде. Кичә исә Арчада барган күчмә утырыш кунакларына Әнгам Атнабаевның “Балакайларым”, “Бабайлар чуагы” спектакльләреннән өзекләрне әзерләдек. Репетиция вакыты иде, барыбыз да сәхнәдә мәш килеп әзерләнәбез. Кем бишек аса, кем өстәлне әзерли. Гафур абый әле генә безнең белән иде, кай арада юкка чыккан. Пәрдә артына баскыч куеп, шуннан менгәндә егылган ул. Әллә йөрәге тоткан, әллә аягы тайган – монысын инде хәзер бер Ходай белә...

Тавышын ишетеп килгәндә, Гафур абый идәндә иде инде. Ашыгыч ярдәм Арча хастаханәсенә алып китте, ләкин йөрәге операцияне күтәрмәгән диләр. Без бөтен коллектив җыелдык һәм, беләсезме, соңгы көннәрендә ашкынып, безгә рәхмәтле булып эшләп йөргәнен искә алабыз да, ярый әле шушындый шәхескә, чын мәгънәсендә иҗат кешесенә бәхетле мизгелләр бүләк итә алганбыз дип, шөкер итәбез.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG