Accessibility links

Тәлгат Хәмәтшин: "Бүздәккә кан тартканга китәм"


Тәлгат Хәмәтшин
Тәлгат Хәмәтшин

Атна ахырында Татарстан радиосы дикторы Тәлгат Хәмәтшинның эштән китүе билгеле булды. Азатлык аның белән бу уңайдан әңгәмә корды.

Тәлгат әфәнде Азатлыкка үзенең радиодан гына түгел, Татарстаннан да күченеп китүе турында хәбәр итте.

– Тәлгат абый, радиодан китүегезнең сәбәбе нидә?

– Вакытында китә белергә кирәк. Яшем бар, пенсиягә чыккач та күпме эшләдем бит әнә. Яшьләргә дә юл бирергә кирәк. Ә инде төп сәбәп кан тартуыдыр мөгаен. Туган якларымны сагынам. Тумышым белән Башкортстанның Бүздәк районы Түреш авылыннан мин. Уйладым да, тәвәккәлләдем: Казандагысын сатып Бүздәктән фатир алдым.

– Радиотыңлаучылар югалтырлар инде сезне?

Тәлгат Хәмәтшин
Тәлгат Хәмәтшин

– Югалтулары ихтимал. Ялга киткәч тә радиотапшырулар хезмәте җитәкчесе Тәүфыйк Сәгыйтовка, Тәлгатне кая җибәрдегез, бер-бер нәрсә булдымы әллә, дип шалтыралар иде. Тыңлаучыларыма рәхмәтем чиксез. Шулкадәр игътибарлы булдылар. Тавышымда аз гына үзгәреш сизеп алсалар да, шалтыратып хәлемне белешәләр иде. Биргән киңәшләре өчен рәхмәт дими, ни дисең. Җырчы, композитор Сөембикә Вәлиева белән хәл-әхвәл сорашулар истә. Берзаман, сиңа нидер булган, Тәлгат энем, дип шалтыратты. Аның "Онытма, сине бар татар дөньясы тыңлый! Үз кәефсезлегеңне һич кенә дә тыңлаучылар күңеленә күчерә күрмә. Диктор тавышы – дәүләт тавышы, диләр. Дәүләт үз халкының кәеф ягын да кайгыртырга тиеш", дигән сүзләре гомерлек сабак булды. Дәүләт тавышы дигән гыйбарә дикторга нинди зур җаваплылык ул, аңлыйсызмы? Сөембикә апаны искә алуыбыз рухына дога булып барсын иде, берүк.

– Киләчәгегезне радиодан башка күз алдына китерәсезме?

– Радиосыз яшәп булмас кебек. Берәр радиога эшкә керергә дигән уем бар, әгәр инде кирәксенсәләр. Туймазыда "Тәртип" радиосы ачылган диләр, анда барып карарга исәплим. Туймазы безгә якын ул. Бәлки Уфага, "Юлдаш" радиосына барып карармын. Әлегә менә шундый уйлар белән яшим. Ниятем барып чыгармы-юкмы, анысы бер Ходай кулында.

– Сезнең фонотекагыз бик бай, Тәлгат абый. Бик матур тапшырулар әзерләдегез, күпме әдәби әсәрләрне тыңлаучыга беренче булып сез укыдыгыз. Аларны җыентыкка туплау турында уйламадыгызмы?

– Андый уем булмады. Бәлкем кирәк тә булгандыр. Мин исә үземә ошаган берничә тапшыруны гына күчереп алдым. Истәлеккә Илһам Шакиров, Гөлсем Сөләйманова, Әлфия Авзаловаларның җырларын яздырдым.

– Радиода ничә ел эшләдегез?

– 31 ел да 3 ай эшләдем. Радиода эшләү турында мәктәп елларында ук хыялландым мин. Сигезенче сыйныфта укыганда радио дикторы Фоат абый Галиуллинга диктор булыр өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк дип сорап хат яздым. Аннан җавап хаты килеп төшү миңа гына түгел, бөтен мәктәбебезгә көтелмәгән сөенеч булды. Шуннан аның киңәшләрен истә тотып, тавышымны тәрбияли, тавыш күнекмәләре ясый башладым. Әмма радиога бик соң, урау юллар уратып кына килдем. Ә бит өч мәртәбә дикторлар бәйгесендә катнашып, өчесендә дә җиңеп чыккан һәм радиога чакыру алган идем. Күрәсең, туган туфрактан китәсем, ялгыз анамны берүзен калдырасым килмәгәндер.

– Тәлгат абый, элеккеге диктор мәктәбен яңадан торгызып булырмы икән? Гомумән, хәзерге заманга кирәкме андый мәктәп?

Тәлгат Хәмәтшин
Тәлгат Хәмәтшин

– Миңа калса, хәзерге шартларда бигрәк тә дикторлар мәктәбен торгызу кирәк. Бу хакта Фоат абый Галимуллин белән бик озак сөйләшеп утырганыбыз бар иде. Ул, әгәр әйтсәләр, мин ярдәм итәргә, киңәшләремне бирергә, өйрәтергә әзер, ди. Хәзер җаваплылык юк. Эшкә кабул иткәндә бәйге үткәрү бик әйбәт фильтр иде ул. Аны юкка чыгару яхшы булмады. Ди-джейларны диктор дип атарга телем әйләнми. Бигрәк теләсә кемне алалар, теләсә нәрсә сөйлиләр бит. Ди-джейга телне тоемлау, тарихны, әдәбиятны белү кирәк. Менә бер мисал. "Ана - бөек исем, нәрсә җитә ана булуга", дип сөйли әнә берсе. Мин бу шигырь юлларының авторын хәтерләмим инде, ди. Бигрәк коточкыч бит бу. Шәхсән үзем бу күренешне әдәбиятка төкереп карау дип кабул иттем. Эфирга чыккан кеше үзенең дөрес сөйләм һәм әдәби тел эталоны булуын онытмаска тиеш. Аңа бит ана теленең яхшы сыйфатларын саклау һәм үстерү бурычы йөкләнә. Тыңлаучы аңа карап үзенең сөйләм телен барлый, камилләштерә. Димәк, эфирга чыгучы ул - тел сакчысы, милләт сакчысы да.

– Татар теле ихтыярига калгач, телне дикторлар гына саклап кала алырмы соң?

– Һәр эштә оптимист булырга кирәк. Милләт булып сакланып калыйк дигән фикер һәр татарның күңелендә булса һәм һәрберебез шул юнәлештә тырышса, эшләребез уң булыр дип ышанам. Татар теленең киләчәге кемгәдер түгел, үзебезгә бәйле. Һәркемнең тырышлыгына бәйле.

XS
SM
MD
LG