23-27 июль “Борис Полевой” көймәсендә 28нче Татар яшьләре көннәре узды. Чарада Русиянең 33 төбәгеннән һәм Казакъстаннан 150 вәкил катнашты. Алар “Борис Полевой” көймәсендә Идел елгасы буйлап Самар, Сембер, Болгар шәһәрләренә сәяхәт кылып, һәр калада тукталып, төрле темаларга сөйләшүләр алып барды. Чараны оештыручы “Идел” яшьләр үзәге мөдирәсе Алсу Хафиз сүзләренчә, Татар яшьләре көннәрендә чын татар мохите булдырырга тырышканнар, яшьләргә төрле мастер-класслар, дәресләр тәкъдим ителгән. Без исә аларның туган телләрне укуны ихтыярига калдыру канунына мөнәсәбәтләре, бүгенге шартларда татар телен саклау, үстерү юлларыннан кайсыларын куллануларын кызыксындык.
Таңсылу Фазылова (Свердлау өлкәсе), Татар яшьләре көннәрендә беренче тапкыр:
– Без телләр турындагы кануннан хәбәрдар. Моның өчен бик кайгырабыз. Үз төбәгебездә телне саклау өчен эшчәнлек алып барабыз. Свердлау өлкәсендә татар авыллары күп. Татар авылларына гына булса да телне сакларга кирәклеген җиткерсәк, яхшы булыр иде. Әти-әниләрдән дә татар телен укытуга уңай тавыш бирүләрен сорыйбыз. Мин үзем татар мәктәбендә 3 ел гына укыдым, тик 3 елда шундый күп белем алдым! Татар теленең сакланып калуын бик телим.
Шуңа да татар телен өйрәнү, саклау өчен быел тагын да тырышыбрак эшли башладык. Екатеринбур, Свердлау, Первоуральcки шәһәрләрендә актив эшчәнлек алып барабыз. Эшчәнлек ике телдә бара.
Төрле чаралар уздырабыз: караоке-кичәләр, танышулар. Хәтта татар караоке клубыбыз да бар, ә ул бер шәһәрдә дә юк! Безнең оешма белән татар яшьләре көннәренә 13 кеше килде. Шул 13 кеше татар теле кирәк дигән фикерне аңнарына сеңдерде.
Илнар Шәрәфетдинов (Башкортстан), чарада тәүге тапкыр катнаша:
– Телләр турындагы канунга мөнәсәбәтемә килгәндә, бу – катлаулы сорау. Моңа бер сүз белән җавап биреп булмый. Мин үзем Башкортстан республикасында тудым, шунда үстем һәм безнең мәктәптә татар телен сайлап, татар әдәбияты белән танышып, аны укырга мөмкинлек бар иде. Минемчә, татар телен мәктәптә калдырырга кирәк. Телне саклау, иң элек, гаиләдән башлана, мохитнең тәрбияви көче бик зур. Телне үстерү өчен шартлар тудыру зарур. Башкортстанда яшәсәм дә, мин Татарстандагы хәлләрне күзәтеп бардым. Безнең республикада да бу мәсьәлә күтәрелде. Сәясәткә кагыласым да, әлеге канунга мөнәсәбәтемне дә әйтәсем килми.
Татар яшьләре көннәренә төрле төбәкләрдән делегатлар җыелганнар, алар белән аралашып, танышып, дуслык элемтәләре урнаштырдым.
Телне ничек саклап калуга килгәндә, алга таба да YouTube-тагы эшчәнлегемне дәвам итәчәкмен. Мине караучыларга бары тик рәхмәтлемен! Алар татар җырлары, халык җырлары белән кызыксыналар икән, димәк, бу эш юкка түгел.
Кадрия Исламова (Башкорстан), чарада тәүге тапкыр катнаша:
– Татарстанда һәм Башкорстанда торгач, телләр турындагы канунны ишетеп, күңел нык борчылды. Кеше туган телен белергә тиеш. Ул электән ул килгән. Әлеге үзгәрешләр борчый. Үземнең балама һичшиксез татар телен сайлар идем. Ләкин хәзер татарлар никтер: “Без – татарлар!” дип янып тормыйлар. Бу хәлнең нигә шулай булуын аңлата алмыйм. Рус телен белеп яшәү җиңелрәк, бәлкем шуңа күпләр җиңел юл сайлыйдыр. Үз телеңне, үзенчәлегеңне күрсәтә белергә кирәк, ә кеше артыннан иярү җиңел эш.
Тимур Бежбаев (Әстерхан), Татар яшьләре көннәрендә икенче ел:
– Телләр турындагы канунга тискәре мөнәсәбәттәмен. Татар телен генә түгел, башка телләрне дә юк итү яхшыга түгел. Әмма бу – сәясәт, ә мин сәясәттә белгеч түгел, шуңа күрә тирәнтен җавап бирә алмыйм. Күңел елый, әлбәттә. Татар яшьләре оешмасының вәкиле буларак, шуны әйтәм – без татар телле чаралар санын тагын да арттырырга, яшьләрне мәдәният белән таныштырырга тырышабыз. Мисал өчен, Татарстанга татар яшьләре көннәренә алып киләбез. Яшьләр татар милләте, мәдәнияте белән бәйле чараларда ешрак катнашсын өчен күп көч куябыз. Әстерханда 60 меңгә якын татар, шуларның татар телен белүчеләренең күпчелеге – авыл халкы, шәһәрләр калыша. Татар яшьләре көннәре һәм татар лидерлары көннәре кебек чаралар кирәк дип саныйм. Телне саклау интерактив форматта барса яхшы. Смартфон өчен махсус әсбаплар, социаль челтәрләрдә активлык кирәк.
Ләйлә Лерон (Казан), оештыручылар такымыннан, блогер:
– Телләр турындагы канунның барлыкка килүенә чын күңелдән шатмын. Татар уянды! Без хәзер үзебезнең телебезгә икенче төрле карыйбыз, күбрәк тырышлык кертәбез. Шуңа шатмын. Әлеге чара кысаларында, күп шәһәрләрдә булып кайттык, иң шатландырганы – мәктәпләрдә балалар татарча сөйләшә! Бу елларда уйлаучы, фикер йөртүче татарлар артачак, дип уйлыйм. Татар яшьләре көннәрендә яңа канун турында махсус сүз күтәрмәдек, ләкин һәр делегат хәбәрдар дип уйлыйм.
Бирегә килгән яшьләр барысы да – лидер. Аларның фикерен ата-аналар фикере генә үзгәртмәячәк. Алар татар яшьләре көннәренә үз балалары турында уйлап килгәннәр! “Минем балаларым татарча сөйләшәчәк!” дип килгәннәр. Татар мәктәпләре санын арттыру, укытучылар табарга уйлап йөрүләре турында ишеттем. Чарадагы һәр делегат татарча сөйләшергә тырышты. Без казаннар аларны бик аңлап бетермибез икән. Екатеринбур, Оренбурда татар сүзе белми үскән балалар татарча сөйләштеләр. Мине Свердлау өлкәсе яшьләре шаккаттырды, бик актив булып чыктылар. Әлеге чарада шуны аңладым – татар яшьләрен тел генә түгел, дин дә берләштерә икән. Күпчелеге дин аркылы, татар теленә килгән.
Ринат Галиәхмәтов (“Татар малай” тәхәллүсле блогер, Татарстан), әлеге чарада икенче тапкыр катнаша:
– Телләр турындагы канун темасын күтәрергә яратмыйм, чөнки ул – сәясәт. Мин гел әйтәм – тел белү, һәркемнең үзеннән тора. Менә мин татар телен 31 яшемдә кабаттан өйрәндем. Инстаграмымда “Татарлар” дигән рубрика ачтым. Татарстанда һәм аннан читтә яшәүче милли җанлы кешеләр турында сөйли башладым. Алардан үрнәк алсыннар дип. Мисал өчен, Вячеслав дигән егет турында сөйләдем. Аның чын исеме – Салават. Әти-әниләре, Русиядә яшәү җиңелрәк булыр, дип, әлеге татар егетенең исемен Вячеславка алыштырганнар. Ул исемен кире Салаватка үзгәртте. Кабатлап әйтәм: һәркемнең үзеннән тора! Максатым – әлеге фикерне башкаларга җиткерү.
Утызга җиткәч кабаттан татар телемне яхшыртуымны әйттем
Татар яшьләре көннәренә беренче тапкыр килгәндә татар телендә сөйләшмәүче карап, болар нишләп үзләрен татар дип атыйлар дип шакката идем. Шуңа да карамастан, төрле төбәкләрдән килгән татарлар белән танышкач, аларның тарихын ишеткәч, фикерем үзгәрде. Мисал өчен, кемнеңдер бабаларын аклар кулга алган, гаиләсе белән Красноярски якларына күченеп киткән, шуннан татар авылы ясап, менә оныклары үсә. Онык Юля, Оля дигән исем белән түгел, Гүзәл дигән матур татар исеме белән үсә. Менә шуны онытмыйча, шундый татарлар да бар икән, дип, яшәргә кирәк. Бу минем үземнең дә тел мәсьәләсенә карата фикерне үзгәртә. Аннан соң бирегә килгән яшьләр татарча сөйләшеп-җырлашып баралар, ул чынлап күңелле, күңелгә җылы кертә. Димәк чараның файдасы бар. Былтыр чарага килүчеләрнең русча гына сөйләшү мәсьәләсен күтәрдем. Нишләп монда һаман русча да, русча, инстаграммга сторислар яздырганда да русча сөйләшәләр дип борчылдым. “Егетләр, татарча сөйләшегез әле, мин бит татар яшьләре көннәрендә!” дип йөрдем. Моның белән ничек көрәшергә соң? Бер делегат әйтте: “Без телне белмибез, әмма без татарлык өчен көрәшәбез. Татарча белмәсәк тә, үзебезне татар дип хис итәбез”, ди алар. Мин аларга үземне мисал итеп күрсәттем, утызга җиткәч кабаттан татар телемне яхшыртуымны әйттем. Монда Пермьнән, Ивановодан, Екатеринбурдан егетләр бар, алар, гомумән, татар телен белмиләр иде, әлеге чарада тырыша-тырмаша сөйләшәләр. Башкалар белән дә зур эш алып барырга кирәк, мин үзем алып барырмын!
Татар яшьләре көннәре оештыручыларына үзем теләк белдереп килдем. Монда бит яңа танышулар, яңа хис-кичерешләр. Төрле төбәкләрдән килгән татарлар белән аралашып була, аларның фикерләре төрле. Без татар җырлары, татар мохитендә яшибез, бездә ватанпәрвәрлек ташып тора. Ә чит төбәкләрдән килүчеләр өчен ул тансык. Мин сәфәргә зур Татарстан әләмен алдым, аның белән кем генә фотога төшмәде! Читтән килүчеләргә ватанпәрвәрлек җитми. Алар телне белмәсәләр дә, “татар телен яклыйбыз!” дип торалар. Мондагы мохит аларны үзгәртә ала!
Алсу Хафизова, оештыручы, 2017 елдан “Идел” яшьләр үзәге мөдире:
– Татар яшьләре көннәрендә тел мәсьәләсе күтәрелде. Аңа багышланган махсус дискуссия Самар шәһәрендә үтте. Анда булганда “Яктылык” татар мәктәбендә кунакта булдык. Ул Русиядә эшләп килгән иң яхшы мәктәпләр санына кергән. Алар татар телендә укыта. Гомумән, балаларны татар мохитендә үстерә. Шундый символик урында дискуссия оештырырдык, мондый вәзгыятьтә алга таба нишләргә, ничек бу проблемны чишәргә дип бергә фикер алыштык.
Ел саен татар яшьләре көннәре бер-берсенә охшамый. Төрле-төрле делегатлар килә. Чарага беренче тапкыр килүчеләр саны 90нан артты, гомумән 150 кеше катнашты. Без гел әйтеп киләбез: чараның ничек узуының 20 проценты гына оештыру комитетыннан, ә 80 проценты килгән яшьләрдән тора. Шуңа күрә елдан-ел татар яшьләре көннәре яңара.
28нче татар яшьләре көннәрендә иң актив делегация дип Свердлау өлкәсеннән килгән яшьләр оешмасы табылды.