Бу хакта Александр Кирштейнс үзенең Твиттерында язды. "Русия этник төркемнәр нигезендә берничә өлешкә бүленгән очракта гына хәрби низаглар тәмамланачак, ә Европада тынычлык урнашачак", диде депутат.
Әлеге язуы белән ул язучы Владимир Войновичның Советлар берлеге гимнының үзгәртелгән текстына карата фикер белдерде.
Озак вакыт башта урыс, аннары совет залимиятеннән интеккән Латвиядә хәзер Русиягә каршы мөнәсәбәт хөкем сөрә. 2 апрель Латвия президенты Раймондс Вейонис милли азчылык мәктәпләрендәге дәресләрне латыш телендә укытуга күчерү реформасын раслады. Бу Латвиядә яшәүче һәр кешегә сыйфатлы белем алу һәм эшкә урнашу өчен күбрәк мөмкинлекләр ача дип саный президент.
Әлеге мәгариф реформасы латыш телен өйрәнергә теләмәгән Латвия урыслары арасында ризасызлык уятты. Урыс мәктәпләрен яклаучылар митинглар уздырды, яңа планнарга каршы интернетта имзалар җыела.
фикерләр (1)
күбрәк фикер